Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районы социаль хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә

Аларның намуслы хезмәте миллионлаган кешеләрнең тормышын җиңеләйтә.

Төрле сәбәпләр аркасында авыр хәлдә калган кешеләр үзләрен җәмгыятьнең тулы гражданнары итеп хис итсен өчен социаль хезмәткәрләр тарафыннан барысы да эшләнә. Моның өчен Россия Федерациясе законнары белән түбәндәге социаль чаралар билгеләнгән: хезмәт һәм кешеләрнең сәламәтлеген саклау; хезмәткә түләүнең гарантияле минималь күләмен билгеләү; гаиләгә, ата-анага, балаларга, инвалидларга һәм өлкән яшьтәге гражданнарга дәүләт ярдәме күрсәтү.  Социаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан аларга иң мөһиме – сәламәтлек, көч, оптимизм һәм барлык башлангычларында уңышлар телибез.

Коллегалар гына түгел – ә фикердәшләр коллективы да


Светлана Буйнякова, Елена Кудряшова, Алексей Юрин, Миләүшә Минабетдинова, Диләрә Кәбирова (өске рәттә, сулдан-уңга), Елена Закирова, Лилия Хираҗева, Нина Пузикова (аскы рәттә). 

Яңа Чишмә районы буенча ай саен 4 меңнән артык пенсионерга пенсияләр, 1267 федераль социаль ташлама алучыларга ай саен акчалата түләүләр, 250 пенсионерга федераль социаль өстәмә, хезмәткә сәләтсез пенсионерларны карау буенча 600дән артык компенсация түләүләре түләнә.

 Белгеч Миләүшә Минабетдиновага яңачишмәлеләр үзләренең сораулары белән көн саен мөрәҗәгать итәләр. Ул үз клиентларын елмаеп каршы ала, килүчеләрнең һәммәсен тыңларга һәм аларга кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә әзер. Үзенең тәҗрибәсе һәм эшен башкару дисциплинасы нәтиҗәсендә Миләүшә күрше районнардагы хезмәттәшләре арасында да абруй казана.

 Льготалы стаж мәсьәләләрен клиентлар хезмәте начальнигы урынбасары Нина Пузикова хәл итә. Пенсия фонды системасында стажлары аз булуга карамастан, алар белгеч Диләрә Кәбирова белән бергә эшкә тиз керешкәннәр, пенсия законнарын тулысынча өйрәнгәннәр, шуңа күрә гражданнар тарафыннан тапшырылган документларны оператив бәялиләр, кирәкле запрослар ясыйлар, гражданнарга пенсияне үз вакытында һәм максималь күләмдә билгеләү өчен һәр документ, һәр белешмә өстендә тырышып эшлиләр.

Күпьеллык тәҗрибәсе, хезмәт сөючәнлеге һәм үҗәтлеге Алексей Юринга яңа вазыйфаларны үзләштерергә мөмкинлек биргән – агымдагы елның апреленнән мәгълүмат базаларын алып барудан һәм компьютер техникасының тиешенчә эшләвен тәэмин итүдән тыш, аңа гражданнарның шәхси счетларына төгәллек кертү һәм иминиятләштерүчеләр белән кәгазь битләрендә хисаплар кабул итү мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлек итү йөкләнгән.

 Быел иң тәҗрибәле һәм җаваплы белгеч Елена Закированы декрет ялына озатканнар, тик ул инде ялда булса да, үз карамагындагылар өчен борчылуын дәвам итә, барлык процессларны да тәмамларга тырыша, телефон аша хезмәттәшләренә консультация бирә.

 Россия пенсия фонды монда хезмәт куючылар алдында көн саен яңа бурычлар куйса да, аларны хәл итеп була, чөнки уңышлы эшнең нигезе булып, югары профессиональлеккә, шәфкатьлелеккә ия, эшләрен һәрвакыт яхшы кәеф белән, җиренә җиткереп башкарырга тырышкан фикердәшләр коллективы тора.

Коллективны инде менә 11 ел буена Лилия Хираҗева җитәкли.

Бу һөнәрдә очраклы кешеләр юк 


  Интернат-йорт хезмәткәрләренең тату коллективы. 

Бүгенгесе көндә Яңа Чишмәнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йортында 30 кеше эшли.  Алар дөньядагы иң изге эшләрнең берсен башкара. Биредә тәҗрибәле шәфкать туташлары, белгечләр, пешекчеләр һәм нянечкалар хезмәт куя. 

Монда эшләүче һәр хезмәткәр интернатта яшәгән өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы шартлар тудыруга бик зур тырышлык куя. Картлар йортында ярдәмчел, чит кешенең кайгысына битараф булмаган, риясыз кешеләр генә эшли ала. Әлеге сыйфатларга ия булмаганнар, ул эшне (көчсезләр турында кайгыртуны) башкарып чыга алмаслар кебек . Яннарында якын кешесе булмаган ялгыз картларга еш кына дусларча сөйләшү, игелекле мөнәсәбәт кирәк. Шуңа күрә хезмәткәр психолог та булырга, кешеләрне дә яратырга тиеш. Әгәр ул эш хакына гына эшлим дисә, анда озак эшләп булмас, чөнки хезмәт хакы зур түгел, ә мораль һәм физик йөкләнеш киресенчә - зур.

2020 елда интернатйортта «Демография» федераль проекты кысаларында «Озак вакытлы карау системасы» кертелә башлады. Бу – кешенең тормыш сыйфатын саклап калырга мөмкинлек бирүче чаралар комплексы: карау, тернәкләндерү, социализация, психологик ярдәм һәм башка төр ярдәм күрсәтү. Учреждениедә әлеге система кысаларында бик күп эш башкарылган инде. Яңа Чишмә картлар йортында аны тулысынча гамәлгә кертү максатларында, озак вакытлы карау системасы белгече интернат-йорт медперсоналы белән берлектә типлаштыру үткәрә, социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга әлеге система буенча хезмәт күрсәтү өчен шәхси планнар төзи, хисап ясый. Сиделкалар һәм караучылар аз мобильле һәм мобиль булмаган кешеләрне карауны башкаралар. Моны дөрес эшләү өчен, аларга  «Карау мәктәбе»ндә  даими рәвештә укулар уздырыла - бу интернатта гамәли дәресләр, «Картлык-шатлыкка булсын» БФ вебинарлары.

Моннан тыш, төрле проектлар буенча эш алып барыла, социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән эшләүгә  яңа технологияләр кертелә, аларга диспансеризация үткәрелә, мәдәни – ял чараларын оештыру, хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү дәвам итә. Алар үзләренең һөнәри вазыйфаларыннан тыш, интернатйортның тышкы һәм эчке ягының бизәлеше белән шөгыльләнәләр, территорияне төзекләндерергә, аңа ямь өстәргә тырышалар.

Тырышып эшлиләр


Людмила Сорокина, Наталья Гурьева, Елена Ярушкина, Светлана Скачкова. 

Социаль яклау учреждениесендә үз һөнәрләренә тугры булган кешеләр хезмәт куя.   

Кешеләргә риясыз хезмәт итү җиңел түгел. Социаль хезмәткәр һөнәре - иң гуманлы һөнәрләрнең берсе, аны сайлаган кеше күңел җылысын кызганмыйча, тормышта авырлыкларга юлыкканнарга ярдәм кулын суза белергә тиеш.

Бүлек хезмәткәрләренә аерым категория гражданнарга  социаль ярдәм чаралары күрсәтү,  аларны санатор-курортларда дәвалануга,  р е с п у б л и к а н ы ң т е р н ә к л ә н д е р ү үзәкләренә җибәрү, халыкның төрле категорияләренә таныклыклар рәсмиләштерү һәм бирү вазыйфалары йөкләнгән.

Безнең районда яшәүче 6 меңнән артык кеше учреждение белгечләренең игътибар үзәгендә тора. Республика матди ярдәм үзәгенең бүлек мөдире Людмила Сорокина, бүлек консультанты Елена Ярушкина үзләрен сизгер хезмәткәрләр итеп күрсәткәннәр. Күптән түгел коллективка социаль эш буенча белгеч Светлана Скачкова эшкә килгән. Коллектив белән Наталья Гурьева җитәкчелек итә, аның бу өлкәдә эш стажы 20 елдан артык.

Күңел җылысын бүләк итәләр


«Кайгырту» ХСХКҮ директоры Жанна Черняк, Рузилә Салихова, Наталья Зубатова, Татьяна Миронова, Елена Лихачева, Альбина Улитина, Марина Любимова, Елена Таченкова. 

«Кайгырту» ХСХКҮ Яңа Чишмә районында 2000 елда оештырылган.

 У ч р е ж д е н и е эшчәнлегенең бер юнәлеше - өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга үзләренә уңайлы булган мохиттә - яшәү урынында тормыш сыйфатын яхшырту өчен социаль хезмәт күрсәтү һәм күпкырлы ярдәм итү. Тагын бер юнәлеш - балаларның социаль иминлеген һәм  ятим калуын профилактикалау, балалар өчен уңайлы гаилә мохитен булдыру, ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу. Күрсәтелә торган социаль хезмәтләр көнкүреш, медицина, педагогика һ.б. өлкәләргә кагылырга мөмкин, шулай ук тормышкөнкүрешләрендә чикләүләре булган социаль хезмәтләр алучыларның  коммуникатив потенциалын арттыру максатларында күрсәтелә.

Үзәк структурасына аппарат, өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекләре керә. Бүгенге көндә учреждениедә 34 хезмәткәр эшли.

Өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Татьяна Порецкая җитәкчелегендә социаль эш буенча ике белгеч, 19 социаль хезмәткәр һәм 1 шәфкать туташы эшли. Социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә 106 өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм күрсәтелә. Социаль хезмәткәргә хас булган мөһим сыйфатлар арасында – чит кешенең моң –зарларын тыңлап, аларны үзеңнекедәй кабул итә белү. Алар һәр көнне катлаулы тормыш хәлләренә юлыкканнарга кайгыртучанлык  күрсәтеп, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар. Бүген нәкъ менә шундый хезмәткәрләрне  билгеләп үтәсе килә: Мәдинә Ка дыйрова (Зирекле), Рузилә Юсупова (Акбүре), Мария Ханжина, Наталья Абрамова (Черемухово Бистәсе), Миләүшә Гатауллина (Яңа Чишмә), Нәзирә Кузова (Ленино).  

Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Марина Любимованың һәм  анда эшләгән белгечләрнең игътибар үзәгендә - авыр тормыш хәленә юлыккан 30 гаиләдән 48 балигъ булмаган бала. Әмма бу саннар һәрвакыт үзгәреп тора. Аларның бурычы – андый балаларны ачыклау һәм аларга килеп туган авыр хәлдән чыгарга ярдәм итү. Бүлек эшчәнлегенең төп максаты - гаилә, җаваплы ата-ана институтларын үстерүгә һәм ныгытуга ярдәм итү, шулай ук социаль-хокукый, социаль-психологик, социаль-педагогик хезмәтләр күрсәтү, ә төп принцибы- һәр гаиләгә, һәр балага индивидуаль якын килү һәм кирәкле ярдәм күрсәтү.

Үз эшләренә җаваплы һәм җитди карыйлар 


Екатерина Белоглазова, Ильвира Танатарова, Резеда Хуснуллина, Энже Мусина

 Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эшсез кешеләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсе белән шөгыльләнәләр.  Хезмәткәрләрнең эшчәнлеге тулысынча документация эшләре алып баруга нигезләнә, алар хезмәт базарындагы хәлләр торышына анализ ясыйлар, буш эш урыннары исәбен алып баралар, хезмәт биржасына килүчеләрне теркиләр.

Алар эшсез генә түгел, белемсез калган кешеләргә дә ярдәм итә алалар, алар тарафыннан төрле юнәлешләр буенча укытулар оештырыла, һөнәри күнекмәләр дә алырга мөмкиннәр. Эш табылмаган кешеләргә пособиеләр түләнә: әлеге түләүләрне исәпләү белән мәшгульлек хезмәте белгечләре дә шөгыльләнә.

Мәшгульлек үзәгенең эшчәнлеге эшсез гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүгә һәм мәшгульлекнең актив сәясәте чараларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән. 2021 елның 1 июненә Мәшгульлек үзәгендә эшсез гражданнар сыйфатында 31 кеше теркәлгән, «Работа в России» порталында 61 буш вакансия бар. Резедә Хөснуллина җитәкчелегендәге Мәшгульлек үзәге белгечләре хезмәт базары турында мәгълүмат бирү, эшкә урнашуда ярдәм итү, һөнәри белем бирү һәм белгечләрне яңадан әзерләү, һөнәри юнәлеш бирү, вакытлыча эшкә урнаштыру кебек күп кенә дәүләт хезмәтләре күрсәтә. Яңа Чишмә районында әлеге эшне Мәшгульлек үзәгенең аз санлы белгечләре уңышлы гына башкара.

 


 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев