Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районының суд приставлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

1 ноябрь - Суд приставлары көне

Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча суд приставлары бүлеге үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен яхшы күрсәткечләр белән каршылый: төп күрсәткечләрнең интенсивлыгы 112,5 процент тәшкил итә. 

 Бүлек начальнигы, өлкән суд приставы, эчке хезмәт лейтенанты Сергей Бутин үз командасының уңышлары белән уртаклаша. «Агымдагы елның 9 аенда башкаруда 545 450 мең сумлык 13052 башкарма производство бар иде, бу чорда тәмамланган һәм туктатылган башкарма производстволарның гомуми саны 6674не тәшкил итә (108249 мең сумлык).

Башкарма производстволарның калдыгы (остаток) - 6200 (404220 мең сумлык). Төгәләнмәгән башкарма производстволар буенча акча өлешчә (24936 мең сум) түләттерелгән.

Безнең бүлектә, башкаручы суд приставларына йөкләмә артуга карамастан, штатта нибары ике кеше генә, өченче урын - вакантлы, алда әйтеп үтелгән чор эчендә алар тарафыннан 151 бурычлы кеше административ җаваплылыкка тартылган, алимент түләмәгән өчен 7 җинаять эше кузгатылган.

Башкарма документ таләпләренең интенсивлыгы 112,5% тәшкил итә», - дип сөйли Сергей Бутин.

 Россия Федерациясе бюджет системасына бүлек тарафыннан акча түләттерүнең нәтиҗәлелеге - 56 проценттан артык, ЮХИДИ штрафларын түләтү - 70 процентка якын, алимент түләүләрен түләтү - 41 проценттан артык, торак-коммуналь хезмәтләр буенча - 53 процент, салым бурычларын түләтү - 65 проценттан артык тәшкил итә.

Бүлек начальнигы - өлкән суд приставы Сергей Бутин үз хезмәтләрен лаеклы һәм намус белән башкарган хезмәттәшләренең исемнәрен атады. Алар: объекттагы өлкән сменалар: суд приставлары Илнар Адиев һәм Радик Закиров, кече суд приставлары - Әсхәт Галиев, Марат Ибраһимов, Евгений Иванов, Роман Киселев, Андрей Ерашов, Рамил Сафин, суд приставлары – башкаручылар - Наталья Шолгина һәм Кристина Былинкина, өлкән белгеч Светлана Карташова.

Ул шулай ук үз теләкләрен дә җиткерде:

 «Һөнәри бәйрәм алдыннан безгә һәрвакыт законда каралганча, үз вазыйфаларыбызны үтәвебезне телим. Безнең тормышыбыз позитив, хөрмәт һәм аңлашу белән тулып торсын. Һәммәбезгә дә сабырлык, намуслылык, кешеләр белән уртак тел табып, башкарган эштән канәгать булып эшләвебезне телим».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев