Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районыннан тарихчы - туган якны өйрәнүче Мидхәт Газыймов «Минем тарих – минем Татарстан» Бөтенроссия конкурсында бүләкләнгән

Зирекле музее киңәшчесе, тарихчы - туган якны өйрәнүче Мидхәт Газыймов «Минем тарих – минем Татарстан» дип аталган Бөтенроссия конкурсында 2нче урын яулаганы өчен диплом белән бүләкләнгән.

10 декабрьдә ТР Милли китапханәсендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Минем тарих – минем Татарстан!» исемле беренче Бөтенроссия иҗат эшләре конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узган. Конкурсны ТР Мәдәният министрлыгы һәм «Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге» оештырган. «Минем тарих - минем Татарстан!» бу - интервьюлар, репортажлар, портрет ясау, хезмәт геройлары, сугыш, тыл ветераннары, меценатлар һәм шәхесләр турында очерклар, туган якны өйрәнү, гаилә традицияләре турында эссе, өлкән буын хәтирәләре һәм 100 еллык тарихы булган хезмәт коллективларының казанышлары турында хикәяләр.

Конкурска Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 400дән артык эш тәкъдим ителгән, аларның 60ы иң күп балл җыйган һәм икенче этапка узган. Жюри әгъзалары тарафыннан 5 номинациядә («Минем гаиләм», «Искиткеч кешеләр», «Туган җир» «Туган ягым», «Коллектив көчендә – безнең киләчәк!») 33 җиңүче билгеләнгән. Җиңүчеләр арасында Мәскәү, Казан, Чаллы, Әлмәт, Лениногорск, Тәтеш, Әгерҗе, Чирмешән, Яңа Чишмә һәм республиканың башка районнарында яшәүчеләр бар. Якташыбыз, Зирекле музее киңәшчесе, тарихчы - туган якны өйрәнүче Мидхәт Газыймов «Туган ягым» (3нче яшь төркеме) номинациясендә 2 нче урын яулаган өчен диплом һәм кыйммәтле бүләк - планшетка сертификат белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев