Яңа Чишмә районының ЮХИДИ, Финпалаталар һәм икътисад бүлегенең бердәм рейды барышында салымнар буенча 10нан артык бурычлы кеше ачыкланган
Әлеге чара законда билгеләнгән срокта штраф, салым, шулай ук алимент һәм банк кредитларын түләмәүчеләрне ачыклауга юнәлдерелгән иде.
Үз вәкаләтләре кысаларында районның суд приставлары автомобиль йөртүчеләрне мобиль кушымтада бурычлылар базасы белән чагыштырган. Нәтиҗәдә, 2 сәгать эчендә генә дә алар 10га якын түләмәүчене ачыклаганнар. Күпчелеге бурычлары булу турында белгән, тик түләмәгәннәр генә. Аларга әҗәтләрне түләттерү турында таләпләр, ә кайберләренә өстәмә рәвештә мәшгульлек хезмәтенә юллама тапшырылган. Рейд барышында шулай ук районның бер кешесе - салым инспекциясе файдасына 35,5 меңнән артык бурычын түләгән. Машинасыз калмас өчен, ул урында исәп-хисап ясауны өстен күргән. Нәтиҗәдә, автомобильгә арест салырга туры килмәгән, ә аңа карата башкарма эш (производство) туктатылган.
Шул ук вакытта рейд профилактик юнәлешле дә булган, дистәләрчә автомобиль йөртүчеләргә физик затларның милкенә салым түләү срогы тәмамлануы турында белешмәлекләр бирелгән.
Суд приставлары бурычларны вакытында түләү - мәҗбүри түләттерү чараларын булдырмаска ярдәм итәчәк, дип искәртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев