Яңа Чишмә РҮХ табибы Александр Шишкинга санаторийга юллама тапшырганнар
Сәламәтлек саклау тармагы ветераны Александр Шишкинга санаторийга юллама тапшырганнар.
Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт - Милосердие» депутат хатын-кызлар берләшмәсе «Рәхмәт, доктор» акциясе кысаларында республика медицина учреждениеләренең коронавирус авыруын кичергән хезмәткәрләренә санаторийларга юлламалар тапшырган.
Алар арасында Яңа Чишмә РҮХдән сәламәтлек саклау өлкәсендә зур тәҗрибәгә ия булган медик Александр Шишкин да бар. Аның хезмәт стажы 39 ел тәшкил итә. Аларның гаилә династиясендә бөтен гомерен халыкны дәвалауга багышлаган табибларның дүрт буыны бар.
Сертификатны районның «Мәрхәмәт - Милосердие» депутат хатын-кызлар берләшмәсе җитәкчесе Надежда Попкова тапшырган.
Табиб «Жемчужина» санаториенда дәваланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев