Яңа Чишмә РҮХдә Covid-19дан вакцинацияләүгә керешкәннәр
Кичә прививка район халкының беренче җыелган төркеменә ясалган.
28 декабрьдә Яңа Чишмә РҮХдә коронавирус инфекциясеннән вакцина ясауга керешкәннәр.
Беренче чиратта прививкалар медикларга, укытучыларга һәм ЭЭБ хезмәткәрләренә ясала. Прививканы үзләре ясатырга теләгән кешеләр исемлекләргә кертү өчен РҮХнә мөрәҗәгать итә алалар, ул бушлай булачак. Вакциналаштыру алдыннан Covid-19 антитәнчеккә тест бирелә. Нәтиҗә 10 минуттан соң билгеле була. Әгәр антитәнчек бар икән, прививка ясау кирәкми, әгәр антитәнчек юк икән, мөрәҗәгать итүчегә прививка ясыйлар.
Вакцина алучыларның барысы да үз хәлләрен үзләре контрольдә тотачак һәм, кирәк булганда, аның турында медикларга хәбәр итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев