Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә сәнгать мәктәбе тарафыннан республика фестиваленә 63 катнашучы әзерләнгән

«Созвездие-Йолдызлык» фестивале җиңүчеләрен әзерләгән педагогларга бүләкләр тапшырылды.

1 июнь - Балаларны яклау көнендә Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ХХІ республика телевизион яшьләр фестивалендә җиңүчеләрне әзерләгән балалар сәнгать мәктәбе укытучыларына бүләкләр тапшырды.

Һөнәри осталыклары, иҗади якын килүләре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен район башлыгы һәм район Советы исеменнән Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр белән түбәндәгеләр бүләкләнделәр: хореография классы укытучылары Светлана Пьянзина, Валентина Ерохина, Ксения Никитина, Гөлнара Нургатина, БСМ вокал сыйныфы укытучылары Любовь Мазманян һәм Ирина Слимова.

Район башлыгы педагогларны котлап: «БСМ укучылары төрле дәрәҗәдәге конкурсларда уңышлы чыгыш ясыйлар, лауреатлар һәм дипломантлар булалар. Әлеге фестиваль - рух ныклыгын, артистлык ихтыярын, үз талантыңны күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек. Ә бу сыйфатларны үстерүдә берничә ел дәвамында аларның остазлары – укытучылары ярдәм күрсәтә. Бу авыр хезмәт. Талантлы балаларны тәрбияләү өчен, үзеңә сәнгатьтә дә, педагогикада да сәләтле булырга кирәк». Вячеслав Козлов шулай ук талантлы балаларның әти-әниләренә дә рәхмәт белдерде, алар балаларына матди һәм рухи яктан ярдәм итеп торалар, конкурсларда озатып йөриләр.

Район башлыгының котлау сүзләренә һәм теләкләренә кушылып, зал алкышларга күмелде.

Яңа Чишмә БСМдә тәрбияләнүче «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ХХІ республика фестивалендә җиңүче һәм призерларның чыгышлары искиткеч матур булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев