Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә спорт мәктәбе тренерлары яшьләрдә спортка мәхәббәт тәрбияли

14 август - Бөтендөнья физкультурачылар көне.

«Бу бәйрәм алдыннан әлеге датага катнашы булган барлык кешеләрне билгеләп үтәсе килә. Ә нәкъ менә Яңа Чишмә спорт мәктәбе хакимиятен, тренерларны, техник һәм хезмәт күрсәтүче персоналны, - дип яза редакциягә аның директоры Ольга Роменская.

- Спортка мәхәббәт, җиңүгә омтылыш тәрбияләү һәм үз тәрбияләнүчеләренең спорт казанышларына ирешү - спорт мәктәбе тренерларының бурычлары.

Сергей Финагентов 40 баладан торган төркем алып бара, тренер стажы 10 ел. Яшь йөзүчеләр, республика һәм районара ярышларда һәм беренчелекләрдә катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешә. Сергей Николаевич менә дигән тренер гына түгел, ике бала тәрбияләүче үрнәк гаилә башлыгы да.

Андрей Фокеев спорт мәктәбендә өч ел эшли, ул бадминтон секциясен алып бара. Максатчан тренер җитәкчелегендә аның карамагындагы балалар төрле дәрәҗәдәгеайондагы һәм республика дәрәҗәсендәге) турнирларда яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр.

Мини-футбол буенча тренер Станислав Савельев аеруча да популяр һәм кирәклесе. Кыска гына вакыт эчендә ул спорт мәктәбенең футбол командасын республикабыз районнары командалары рейтингында алдынгы позицияләргә чыгара алды. Үз инициативасы белән эшче яшьләр арасында әлеге спорт төре буенча район чемпионатын оештырды һәм үткәрде, анда 9 команда катнашты.

Егетләр һөнәри белемне Казанда һәм Әлмәттә алсалар да, шәһәрдә калмыйча туган якларына әйләнеп кайттылар. Кем әйтмешли, кайда туа, шунда кирәк тә була. Патриотизм һәм кече Ватанга мәхәббәт - хәзер сирәк күренеш, шуңа күрә аларның кадерен белергә кирәк. Егетләр үзләренең тәрбияләнүчеләре арасында хөрмәт казаналар, шөгыльләнүче балалар да үз тормышларын спорттан башка күзалдына китермиләр.

Геройларыбызга нык сәламәтлек, алга таба эшләрендә уңышлар, ә балаларга исә спорт казанышлары телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев