Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә терлекчеләренең күрсәткечләре узган елгыдан начаррак

Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары белән узган чираттагы киңәшмәдә агымдагы елның 7 аенда терлекчелектәге эш йомгаклары һәм урып-җыю эшләренең барышы турында фикер алыштылар. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары белән узган чираттагы киңәшмәдә агымдагы елның 7 аенда терлекчелектәге эш йомгаклары һәм урып-җыю эшләренең барышы турында фикер алыштылар. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов терлекчелектәге эш йомгакларына анализ белән чыгыш ясады. Кызганычка каршы, әлегә МЭТнең баш саны (барлыгы 15862 баш, 662 башка кимрәк), сыерларның баш саны (барлыгы 5411 баш, 214 башка кимрәк) буенча күрсәткечләр узган ел дәрәҗәсенә карата кимрәк.

Сөт саву 16498 тонна тәшкил итә, бу 2020 елга караганда 660 тоннага кимрәк (96 %).

7 айда 3680 бозау алынган, бу 2020 ел дәрәҗәсенә караганда 108 башка кимрәк.

Финанс күрсәткечләрен анализлап, Леонид Богомолов билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы оешмалары 6 ай эчендә 20,5 млн.сум керем салымы түләгән (райондагы барлык салым керемнәренең 11% ы). «Агро-Основа» ҖЧҖ - 12,7 млн. сум, «Закрома» ҖЧҖ - 4 млн. сум, «Козлова М. И.» КФХ - 1 млн. сум, «Архангельское» «КФХ» - 597 мең сум түләгән. Шул ук вакытта «Нурхамәтов З.М.» КФХ – нибары 43 мең сум, «Савельев А. А.» КФХ - 70 мең сум гына түләгән.

- Бу әлеге хуҗалыкларда салымнарны тулы күләмдә түләмәүләре, хезмәт хакы түбән булуы, конвертта түләү фактлары булуы турында сөйли, - дип билгеләп үтте район башлыгы. – Бу, үз чиратында, киләчәктә кечкенә пенсия алуга китерәчәк. Әгәр тиешле шартлар булдырылмаса һәм хезмәткә тиешенчә түләнмәсә, кайбер хуҗалыкларда тиздән эшләргә кеше дә калмаячак.

Тармактагы агымдагы эшләргә килгәндә, район башлыгы барлык миксерларны да эшләтеп җибәрергә, сыерларга яхшы итеп вакланган азык, шул исәптән сусыл, тупас сыйфатлы азык, яхшы тарттырылган бөртек фуражы бирергә кирәклеген билгеләп үтте.

Кырчылык мәсьәләләре дә каралды. Кызганычка каршы, корылык аркасында, элиталы орлыклар һәм кертелгән ашламаларга карамастан, яхшы уңыш алып булмый. Хәзер туфракта урыны белән 40-45 см тирәнлеккә кадәр дым юк һәм көзге культураларны чәчәргәме, дигән сорау тора. «Чәчәрбез, мөгаен, вакыт җитте һәм барысына да әзер булырга кирәк», - дип ассызыклады Вячеслав Козлов.

Киңәшмә ахырында район башлыгы ай алдынгыларына күчмә кубоклар тапшырды. Терлекләрнең баш санын арттыру буенча иң яхшы хуҗалыклар булып «Закрома»ҖЧҖ, «Козлов А.Е.» һәм «Гарифуллин И. И.» КФХлар танылды, ә продукция җитештерү буенча иң яхшы хуҗалыклар булып «Козлова М. И.», «Зубов А.В, «Шакиров А.Т КФХлар танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев