Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә түрәләренә керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүмат бирү кирәклеге турында искәрткәннәр

Документлар тапшыру вакыты 30 апрельдә тәмамлана.

Бу мәгълүматларны дәүләт һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар, шул исәптән депутатлар, муниципаль берәмлекләр башлыклары, шулай ук дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре мәҗбүри рәвештә тапшыралар. Моннан тыш, алар үз гаилә әгъзаларының керемнәре турында да мәгълүмат бирергә тиеш.

Бу хакта түрәләргә район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ирина Лобачева финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча бюджет учреждениеләре җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәшмәдә әйтеп үткән.

Ирина Игоревна БК белешмәсен тутыру (махсус программа ярдәмендә) буенча яңа таләпләр һәм закон тәкъдимнәре барлыкка килүе турында сөйләгән.

Ул хәбәр иткәнчә, дөрес яки тулы булмаган мәгълүмат биргән өчен дисциплинар җаваплылыкка тартылу яки ышанычны югалту сәбәпле, эштән азат ителү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев