Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә Туган якны өйрәнү музеенда «Әфган йөрәкләргә мәңгегә уелган...» дип исемләнгән очрашу булып узган

Чара совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган.

«Без әфганчылар һәм башка локаль конфликтларда катнашучыларның район иҗтимагый оешмасы рәисе, Әфганстандагы сугыш ветераны Виктор Калмыковның әлеге чарада катнашуына бик шатбыз» - дип хәбәр итте безгә музей хезмәткәре Галина Желткова.

«Виктор Николаевич безгә сугышта үз җилкәсенә төшкән авырлыклар, Әфганстанда һәлак булган һәм сугыштан кайтканнан соң вафат булган  хезмәттәшләре турында сөйләде. Барлык катнашучылар аларны бер минутлык тынлык белән искә алды.
Чарада катнашучылар һәм музейга килүчеләр өчен шулай ук «Тере хәтер» дип аталган күргәзмә дә оештырылган иде. «Ник тере?» дисәгез, чөнки Әфганстанда сугышкан кешеләр исән; чөнки һәлак булганнар истәлеген аларның сугышчан иптәшләре, гаиләләре һәм якыннары саклый. Сугыштан әйләнеп кайтмаганнар турында истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев