Яңа Чишмә ярминкәсендә урман бүләкләре
Красный Октябрьдән Мәсания Скворцова бер шөгыле бар - ул гөмбә җыярга ярата.
Һәр ярминкәдә шәхси ярдәмче хуҗалыклардан, КФХлардан китерелгән терлекчелек продукциясен, шулай ук бакчада үстерелгән нигъмәтләрне сатучылар байтак була. Әмма урманда һәм болыннарда үскәннәрен тәкъдим итүчеләр сирәк. Шундыйларның берсе - «стажлы» гөмбәче Мәсания Скворцова.
Ул моның белән күптән шөгыльләнә. Озак еллар дәвамында гөмбә җыюның бөтен серләрен, нечкәлекләрен белеп бетергән диярлек. Ашарга яраксыз, ләкин яраклыларга бик тә охшаган гөмбәләрне ул кечкенә генә билге буенча дә аера ала. Мәсания ханым ярминкә буласы көн алдыннан җыйган һәм тозлаган гөмбәләрнең исемнәрен әйткәндә, мин, хәтта, «Яңа Чишмә урманнарында андыйлар да бар икән»,- дип гаҗәпләнеп куйдым.
Гөреҗдә (грузди), майлы гөмбә (маслята), баллы гөмбәләрдән (опята) тыш, ул нарат гөмбәсен (боровик), «зәңгәр аяк»ларны (рядовкалар) һәм тагын ниндидер гөмбәләрнең исемнәрен әйтеп үтте.
Урман нигъмәтләрен эшкәртүгә килгәндә, Мәсания һәр гөмбәне үзенчәлекле итеп әзерли белә. Банкадагы гөмбәләр шулчаклы тәмле күренә, хәтта, ирексездән авызга сулар килә башлый. Аның гөмбә җыю һәм әзерләү остасы булганын авылдашлары да, ярминкәдәге даими сатып алучылары да белә.
- Без үткән ярминкәдә бер банка сатып алган идек, бер утыруда ашап бетердек. Шулхәтле тәмле иде!, - диде Красный Октябрьдән Лидия Савельева.
- Мин райондагы барлык урманнарны да йөреп чыктым, - ди Мәсания ханым. - Гөмбәләр җыйганда минем махсус әйтелә торган сүзләрем дә бар. Урманда йөргәндә: «Гөмбәкәйләр, түгәрәк эшләпәләр, чирәм астында, агач төпләрендә качып утырмагыз, күземә күренегез», - дип әйтәм мин. Узган юлы ирем белән урманга барган идек, ул: «Син анда кем белән сөйләшәсең?», - ди.
Туганнары һәм танышлары Мәсания ханым белән урманга килеп, аның белән бертигез йөрсәләр, гөмбәсез кайтмаячакларын беләләр. Аның артыннан җыю файдасыз – кәрзин буш калачак. Мәсания оста гөмбәче генә түгел, ул үләннәр дә җыя. - Балачагым урманда, иркенлектә узды, - ди ул. - Әтинең урманда үз умарталыгы бар иде, мал-туарны да шунда асрадык. Үзебезнең
Акбүрегә кыш җиткәндә генә кайтып китә идек. Әни белән бергә гөмбә, чикләвек, җир җиләге, юкә чәчәге, мәтрүшкә җыйган чаклар әле дә истә. Балачак мавыгуы үскәч тә күңелдә калды.
Мәсания чып-чын ботаник кебек, ашарга ярый торган барлык үләннәрне дә белә.
- Балаларга «Эксперимент өчен берничә көнгә урманга алып барыгыз, үзегез күрерсез, мин югалмам, табигатьтә дә үземә ризык табачакмын»,- дип әйтәм.
Гөмбәләрне дә (алар быел 60 банка), бакчада үскән яшелчәләрне дә кышка дип әзерләргә ярата Мәсания Скворцова. Безнең белән кабактан кайнатма һәм кыяр тозлау рецептлары белән уртаклашты (бу хакта соңрак). Быел кайнатманы миләш белән ясап карыйсы килә аның. – Гөмбәләр үзебезгә дә, күчтәнәч буларак туган-тумачаларга, дусларга бирергә, ярминкәдә сатарга да җитә. Узган ярминкәдә сатып алучылар, бүген дә гөмбәгә килгәннәр. Гөмбәләр күп әзерләнсә дә, Мәсания ханым ярминкә алдыннан иренмичә урманга барып, тагын гөмбә җыеп, ярминкә көнендә аларны маринадлап куйган. Ә 28 октябрьдә телефон аша кыяр тозлау рецепты турында сөйләшкәндә, «бүген тагын бер чиләк рядовка җыеп кайттым»,- диде. Әйе, чын мавыгу шундый буладыр ул, мөгаен.
Ә хәзер вәгъдә ителгән кыяр маринадлау рецепты: 3 литрлы стерильләшкән банка төбенә 3-5 канәфер, шул кадәр үк хуш исле борыч, карлыган яфрагы (мәҗбүри), укроп ботагы салырга кирәк. (Лавр яфрагын һәм сарымсакны ул беркайчан - гөмбә тозлаганда да, яшелчәләрне кышка әзерләгәндә дә салмый). Кем аларны ярата, әлеге тәмләткечләрне ашар алдыннан салса да була. Банканы кыяр белән тутырырга, аларга кайнап торган су коярга. 10 минут үткәч, банкадагы суны кәстрүлгә бушатырга. 3 литрлы банкадан, гадәттә, литр ярым яки бераз күбрәк рассол чыга. Кәстрүлдәге суга 4 аш кашыгы шикәр комы һәм 2 аш кашыгы тоз салырга (өймичә). Рассолны кайнатып чыгарырга һәм банкага кире салырга, шунда ук 2 аш кашыгы 9 %лы серкә өстәргә кирәк. Банканы капкач белән ябыгыз, аннары аны әйләндереп, юрган белән каплагыз һәм тәүлек ярым дәвамында шул килеш торсын.
1 яки 2 литрлы банкага норма мондыйрак була: 1 л суга 1 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы һәм 1 аш кашыгы серкә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев