Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә ЮХИДИ бүлеге инспекторлары «Тонировка» чарасының беренче көн нәтиҗәләре турында сөйләделәр

Автомобиль пыялаларын санкцияләнмәгән караңгылату еш кына юл-транспорт һәлакәтләренә сәбәп булып тора.

Дәүләт автоинспекциясе 2, 3 һәм 4 март көннәрендә «Тонировка» профилактик чарасын үткәрә. Автомобиль пыялаларын санкциясез караңгылату еш кына юл-транспорт һәлакәтләренә сәбәп булуы инде бер генә тапкыр исбатланмаган. Шуңа бәйле рәвештә, юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре автомобиль пыялаларын ГОСТка туры китермичә караңгылатуга аеруча игътибар итәләр.

2 мартта район юлларында 35 транспорт тикшерелгән, тикшерү барышында 7 административ хокук бозу ачыкланган һәм кисәтелгән. Алар арасында Яңа Чишмә районында яшәүче бер шофер да бар (машина пыялаларын ГОСТ таләпләренә туры китермичә караңгылаткан). Аңа закон бозуны бетерү турында кисәтү бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев