Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә юл төзүчеләрнең кызу вакыты (фото)

Быел Яңа Чишмә районында юл эшләренә 300 млн. сумнан артык акча бүлеп бирү каралган.

Бу көннәрдә юл тезүчеләрнең кызу эш чоры, иртәдән кичкә кадәр берничә участокта төзелеш һәм ремонт эшләре бара.

-Бүген дүрт объектта эшлибез, - диде безгә «Алексеевскдорстрой» ААҖнең Яңа Чишмә участогы начальнигы Динар Әхмәтшин. – Шуларның иң мөһиме - Архангел Бистәсенә кадәр асфальт түшәү. 3 км озынлыктагы участокта вак таш һәм ком салу бара, аннары 5 километрлы юл участогына икенче катлам - асфальт түшәләчәк. Һәм әлеге юнәлештә яхшы асфальт юл булачак. Юл билгеләрен урнаштыру һәм юл тамгаларын ясау буенча барлык эшләр 120 млн. сумга төшәчәк. Юлның бу участогында мастер Иван Попков җитәкчелегендәге бригада эшли. Бригадада автогрейдерчылар Владимир Бочкарев һәм Андрей Павлов, экскаваторчылар Фәргать Бәдгетдинов һәм Александр Стариков, шоферлар Айнур Миңнеханов һәм Владимир Быстрениннар намус белән хезмәт куялар.

Икенче объект та бик мөһим – Черемухово Бистәсе юлын төзекләндерү. Быел анда асфальтның беренче катламын җәю планлаштырыла, бу максатларга 150 млн. сум тирәсе акча бүлеп бирелә. Асфальтның икенче катламын җәю 2022 елда башкарылачак.

Өченче объект - «Безнең ишегалды» республика программасы буенча ишегаллары территорияләрен төзекләндерү. Бордюрлар, тротуарлар, балалар мәйданчыкларын урнаштыру буенча эш Яңа Чишмәдә Май ур. 6 йорт һәм Ленин ур. 19 «а» адреслары буенча бара. «Аннан соң без әлеге ишегалларына асфальт җәячәкбез һәм «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелергә тиешле башка участокларга күчәчәкбез», - дип билгеләп үтте Динар Әхмәтшин. Биредә мастер Александр Щипанов җитәкчелегендәге юлчылар бригадасы яхшы эшли.

Шушы көннәрдә «Элек түшәлгән асфальтлы юлларны ремонтлау» программасы буенча район үзәгенең Ленин урамында 350 метр озынлыктагы юл участогында асфальт яңарту эшләре төгәлләнде. Шул ук программа буенча ремонт эшләре Гагарин һәм 2 нче Яр буе урамнарында каралган.

РФ Президенты инициативасы белән тормышка ашырыла торган «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» милли проект буенча эшләр тиздән Яңа Чишмә - Андреевка - Новотроицк юл участогында башланачак.

Яңа Чишмә – Архангел Бистәсе юлында капиталь ремонт бара. Динар Әхмәтшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев