Яңа Чишмәдә 4200 пенсионер сентябрь аенда 10ар мең сум акча алачак
Шушы көннәрдә РФ Президенты Владимир Путин барлык пенсионерларга 10ар мең сум акча түләргә тәкъдим итте. Әлеге дәүләт ярдәме турындагы указ имзаланган һәм бастырылган инде.
Түләүләрне кемнәр алачак. Бер тапкыр бирелә торган түләү дәүләт, иминият һәм социаль пенсияләр алучы барлык пенсионерларга, шулай ук хәрби һәм көч ведомстволарыннан лаеклы ялга чыгып аерым закон буенча пенсия алучылар өчен билгеләнәчәк. Бу картлык буенча пенсионерларга гына түгел, ә инвалидлык, туендыручысын югалту буенча яки тиешле еллар эшләгән өчен пенсия алучыларга да кагыла.
Пенсионер эшләүче булырга яки эшләмәскә дә мөмкин. Индексациядән һәм социаль өстәмәләрдән аермалы буларак, бу 10 000 сум күләмендәге акча барысына да биреләчәк. Түләү пенсионерның кеременә, пенсия күләменә һәм башка факторларга бәйле түгел. Аның күләме 10 000 сум тәшкил итәчәк һәм ул бер тапкыр биреләчәк.
Ничек рәсмиләштерергә. Рәсмиләштерү өчен берни дә эшләргә кирәк түгел. Түләүне пенсия түли торган ведомство мәгълүматлары буенча билгеләячәкләр. Гариза бирү таләп ителми. Акчаны шул ук ысул белән (пенсия акчасы кебек) бирәчәкләр.
Акча кайчан киләчәк. Указда түләүләр сентябрьдә башланачак (акча бераз соңрак та килергә мөмкин), дип язылган. Пенсионерларның күбесе әлеге дәүләт ярдәмен көз башында алачак.
Пенсионерларга түләүләрне финанслауга 500 млрд. сум тирәсе акча кирәк булачак. Бу күптән түгел мәктәп укучыларына түләүләр өчен киткән суммадан ике тапкыр күбрәк һәм, хәтта, 2020 ел дәвамында ана капиталына сарыф ителгән суммага караганда да күбрәк. Акчаны хөкүмәт федераль бюджеттан бүлеп бирәчәк.
Яңа Чишмә районында бу дәүләт ярдәмен 4200 пенсионер алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев