Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә «Автобабай - 2021» конкурсы узды

10 сентябрьдә Яңа Чишмә районында «Автобабай - 2021» дип исемләнгән автомобильчеләр арасында машина йөртү осталыгы буенча республика конкурсының район этабы узды.

Конкурсны оештыручылар: РФ ЭЭМның Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлеге, ТР ДОСААФның Чистай бүлекчәсе, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУның Чирмешән бүлекчәсе.
Чараның максаты: өлкән яшьтәге кешеләрне халык арасында ЮХКләрен пропагандалауга җәлеп итү. Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү.


10 сентябрьдә Яңа Чишмә районының ЮХИДИ бүлеге базасында автомобильчеләр арасында «Автобабай - 2021» район конкурсы үткәрелде. Конкурста 7 автомобиль йөртүче катнашты, алар арасында бер хатын-кыз да бар иде.

Конкурста Чистай техник мәктәбен Ф.Г. Җаббаров тәкъдим итте. Конкурс 2 этаптан торды - «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү» һәм «Классик тизлектә маневрлар ясау».
 Шәхси зачетта түбәндәгеләр җиңде:
1 урын - Тәлгать Әсәдулла улы Вәлиев;
2 урын - Фәрит Гомәр улы Җаббаров;
3 урын - Азат Вәлиҗан улы Мусин.
Конкурсның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр диплом, кубок һәм призлар белән бүләкләнде. Башка катнашучыларга зур булмаган истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев