Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә «Балалар - безнең байлыгыбыз» дигән чара актив узган

«Балалар - безнең байлыгыбыз» циклыннан күчмә чаралар «Көчебез - балаларда» хәйрия фонды һәм «Татарстан - Яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә оештырылган.

 30 гыйнварда Яңа Чишмә районына ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан - Яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова килгән. Бу көнне  Яңа Чишмәдә берничә чара үткәрелгән.

Яңа Чишмә РҮХдә «Көчебез - балаларда» хәйрия фонды белгечләре тарафыннан үзенчәлекле 60 бала тикшерелгән.

Иртәнге сәгать 9дан кичке 4кә кадәр табиблар (логопед, невролог, психолог, психиатр) балаларны җентекләп тикшергәннәр. Үз вакытларын көткәндә балаларның кәефләре төшмәсен өчен, аларга мультиклар күрсәткәннәр, спорт уеннары уйнатканнар, мастер-класслар, ком һәм әкият терапияләренә барырга тәкъдим иткәннәр.

Гимназиядә  «Яшьләрнең гаилә тормышына һәм җаваплы ата-ана булуга әзерлегенең актуаль проблемалары» дигән темага бер сәгатьлек семинар үткәрелгән.

Семинарда педагоглар, психологлар, методик берләшмә җитәкчеләре, мәктәп директорлары, район мәктәпләренең сыйныф җитәкчеләре катнашкан.

«Олимп» спорт мәктәбендә опека һәм попечительлек бүлегенең уен залында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лаеш районындагы мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре әлеге балалар өчен «Булачак һөнәрләр атласы» дигән уен модулен үткәргәннәр. Аның максаты - инвалид һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, аларны реабилитацияләүгә һәм җәмгыятьтә адаптацияләүгә ярдәм итү. Уен модулендә 11 яшьтән 16 яшькә кадәрге 20гә якын бала катнашкан.

Район хакимиятенең актлар залында «СО НКО(социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар) - гражданлык активлыгын үстерү формасы буларак» дигән дискуссия узган. Анда район башкарма комитеты вәкилләре, коммерцияле булмаган оешма җитәкчеләре, социаль структуралар, учреждение җитәкчеләре, җәмәгатьчеләр катнашкан.

 Дискуссия барышында иҗтимагый сектор эчендә партнерлык, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлек турында, коммерциячел булмаган оешмаларга һәм гражданлык инициативаларына дәүләт ярдәме чаралары һәм аларны социаль өлкәдә гамәлгә ашыру турында, коммерциячел булмаган оешмалар белән социаль өлкә учреждениеләре арасында хезмәттәшлек механизмнарын үстерү турында фикер алыштылар.

Балаларнга медицина тикшерүе үткәрелгәннән соң, РҮХдә «Түгәрәк өстәл» булып узган, анда килгән белгечләрнең эш нәтиҗәләре турында сөйләшкәннәр, алар район хастаханәсе хезмәткәрләренә тикшерелгән балаларны алга таба дәвалау буенча киңәшләр биргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев