Яңа чишмәдә бозаулар абзары янды
3 июльдә кичен район үзәгендә көчле яшенле яңгыр яуды, яшен сугып “Вәлиев Ф.Р.“ КФХ ның бозаулар абзары янды.
500 кв. метр мәйдан биләгән бина 7 ел элек төзелгән һәм анда бозаулар торган.
Янгын сүндерүчеләр тырышуына карамастан, агач бина тулысынча янып беткән. Бәхеткә, бина эчендә бозаулар булмаган, алар киртә абзарда һәм зыян күрмәгәннәр.
Бүген янгын булган урынны җыештырып чистарту эше бара һәм, КФХ башлыгы Фәргат Вәлиев сүзләре буенча, терлекләрне кышкы араннарга (кышлатуга) күчерүгә чаклы яңа бина төзергә тырышачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев