Яңа Чишмәдә декларация кампаниясе кысаларында укыту (өйрәнү) семинары булып узган
Мондый чаралар ел саен декларация кампаниясе чорында үткәрелә, анда районның муниципаль хезмәткәрләре, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре үзләренең керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында хисап тотарга тиеш.
Сәламләү сүзе белән җыелучыларга район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ирина Лобачева мөрәҗәгать иткән. Ул алдагы декларация кампаниясенә җитди караш кирәклеген билгеләп үткән һәм югарыда күрсәтелгән мәгълүматларны тапшырмаган өчен җәза чаралары (ышанычны югалту сәбәпле эштән азат итүгә кадәр) турында искә төшергән.
Спикер сыйфатында Яңа Чишмә районы прокуроры урынбасары Линар Мисбахов чыгыш ясаган, ул алдагы еллар тәҗрибәсенә таянып, белешмәләр тутырганда иң еш очрый торган хаталар турында сөйләгән. Линар Рамисович, акчаларның килеп чыгу чыганагын раслау бурычы хезмәткәрнең үзенә йөкләнә, дип аңлаткан. Ул шулай ук контроль чаралар барышында нинди документлар тапшырырга, мәгълүматларны тапшырганда нинди нечкәлекләрне исәпкә алырга кирәклеге турында әйткән.
Фикер алышу барышында Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан ел саен әзерләнә торган Белешмәләрне бирү мәсьәләләре буенча методик рекомендацияләрдәге яңалыклар турында әйтелгән.
Методик семинарда шулай ук муниципаль хезмәткәрләр һәм бюджет учреждениеләре җитәкчеләре белән мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм аны җайга салу мәсьәләсе дә каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев