Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә Германиядәге Совет гаскәрләре төркеме составында (ГСВГ) хәрби хезмәттә булган ветераннар очрашуы булып узды

Яңа Чишмәдә Германиядәге Совет гаскәрләре төркеме составында (ГСВГ) хәрби хезмәттә булган элекке армиячеләр очрашуы булып узды.

Традицион очрашу дүртенче тапкыр узды. Быел алар хезмәт иткән хәрби бүлекчәләрнең әләмнәренә заказ биргәннәр. 9 июнь иртәсендә һәр ГСВГ ветераны йорты янында аның частендәге байрак җилфердәп торды. Алар белән хәрби «УАЗ»иклар колоннасы тантаналы шартларда Яңа Чишмә урамнары буйлап узды һәм Мәңгелек ут янында тукталды. Митингтан соң хәрби хезмәт ветераннары Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә, аннары интернационалчылар һәйкәленә чәчәкләр куйдылар. Шуннан соң очрашу табигатьтә дәвам итте.

Яңа Чишмәдә һәм районда күпләр совет гаскәрләренең Германиядәге төркеме составында хезмәт иткән, кайбер гаиләләрдә - икешәр һәм өч бер туган егетләр дә бар, болар: Ленинодан Демидовлар, Яңа Чишмәдән Завалишиннар, Бутиннар һәм башка бик күпләр. Хезмәттәшләр (ә алар 50гә якын кеше җыелган) әлеге очрашуга, армия елларын искә алуга бик шат иделәр.

«Без ул вакытта Хәрби туганлык кануннары буенча яшәдек, ә бу безнең өчен, элекке хәрби хезмәткәрләр өчен изге нәрсә һәм мәңгегә безнең белән калачак, – диде танк гаскәрләрендә хезмәт иткән Яңа Чишмәдән Олег Зевакин. - Без Ватаныбызның чикләрен сакладык, аның куркынычсызлыгын һәм тынычлыгын саклауга үз өлешебезне керттек, дип саныйбыз. Димәк, безнең хезмәт еллары юкка узмаган».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев