Яңа Чишмәдә Интернат-йортта яшәүчеләргә ярдәм күрсәтелде
Интернат-йортта яшәүчеләр Яңа ел алдыннан КФХ башлыкларыннан һәм район эшмәкәрләреннән финанс ярдәме алдылар.
Ярдәмне «Вәлиев Ф. Р.», «Анисимов О. А.», «Карпов А. М.», «Тухтаманов В. А.» КФХлары һәм эшмәкәр Р. А. Мухитов күрсәттеләр.
«Сезгә бәхет һәм уңыш һәрчак юлдаш булсын, юлыгызда үзегез кебек ярдәмчел һәм игелекле кешеләр генә очрасын. Тормышыгыз мәхәббәт, позитив, шатлык һәм якыннарыгызның елмаюлары белән тулсын, сезгә бары тик яхшы теләкләр генә телибез», - дип үз рәхмәтен җиткерде Интернат-йорт администрациясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев