Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә Интернет аша сатып алынган товарларны килеп алу өчен пункт ачылачак

2019 елда Татарстан территориясендә Россиянең иң зур интернет-ритейлерлары - Wildberries, Ozon һәм Яндекс Маркет эшли башладылар. 2020 елда маркетплейслар иң тиз үсә торган онлайн-сату каналына әверелделәр.

Маркетплейсларны үстерү икътисад үсешен стимуллаштыра. Республикада аларның үсеше белән эш урыннары да артачак. Алар хакимият белән хезмәттәшлек итә, республика икътисадына инвестицияләр кертә, яңа эш урыннары булдыра, шулай ук алар ярдәмендә җирле товар җитештерүчеләрнең үз товарларын сату өчен өстәмә мөмкинлекләре барлыкка килә. Яшь һәм өлкән буын Интернеттан актив файдалана, ә бу әлеге мәйданчыклар байтак кына табыш китерә дигән сүз.

Яңа Чишмә районында яшәүчеләр республика шәһәрләреннән калышмый, алар төрле категориядәге товарларга (бижутериядән алып төзелеш материалларына кадәр) заказ бирә, әмма халыкны бердәнбер тискәре момент борчый - заказ буенча кайткан товарларны алыр өчен башка якын-тирәдәге шәһәрләргә барырга кирәк (әйтик, товар бирү пунктлары Чистайда бар), ә бу бик үк уңайлы түгел.

Район халкы фикеренчә, әгәр Яңа Чишмәдә товар бирү пунктлары булса, интернет-кибетләр аша сатып алу күләме күпкә артыр иде.

Район башлыгы Вячеслав Козлов йөкләмәсе буенча район территориясендә товар бирү пунктларын ачу өчен бина сайлау эшләре алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев