Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә Халыкара рус теле көнен билгеләп үттеләр (фоторепортаж)

Әлеге бәйрәм ел саен 6 июньдә рус халкының бөек шагыйре А.С. Пушкинның туган көнендә үткәрелә.

Чара Мәдәният һәм ял паркында үтте, анда мәктәп укучылары һәм район үзәге балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйлар катнашты. Балалар сәхнәдән Пушкинның шигырьләрен сөйләделәр, шулай ук БСМнең вокаль ансамбльләре чыгыш ясады. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев барысын да Халыкара рус теле көне һәм А.С. Пушкинның туган көне белән котлады.

Сәхнә тирәсендәге территориядә шагыйрьнең әсәрләре буенча берничә уен һәм фотога төшү зоналары булдырылган иде. Биредә патша Салтан, Балыкчы һәм балык турындагы әкиятләрнең, «У Лукоморья дуб зеленый...» шигыренең геройларын күрү бик кызык булды. Мәдәният учреждениеләре (үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, туган якны өйрәнү музее, РМЙ) хезмәткәрләре бу әкиятләрне сәхнәләштерделәр, ә аннан соң персонажлар образларында аларның эчтәлеген, геройларын белү, шигъри юлларын хәтерләү буенча викториналар үткәрделәр. Алар «Рус телен яхшы белүчеләр», «Мәңгелек Пушкин», «Пушкин әкиятләре иленә сәяхәт» һ.б. дип аталды. Дөрес җавап биргән балаларга татлы бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмдә, «әкияти» почмаклардан тыш, Пушкин китаплары күргәзмәсе, Александр Сергеевичның өстәлгә куела торган сыны, каз каурыйлары, язу карасы өчен савыт (чернильница) куеп бизәлгән фотозона да тәкъдим ителде. Аның өстендә Балалар иҗаты үзәге тарафыннан зур хәрефләр белән Пушкинның хикмәтле сүзләре язылган иде. Шунысы кызык, бәйрәмдә кара костюм кигән «Александр Сергеевич» та катнашты. Китапханә хезмәткәрләренең берсе аның образын гәүдәләндерде. Балалар рус теленә нигез салучы белән бик теләп фотога төштеләр.  «Кайгырту» ХСХКҮ - Алтын әтәч, үзәк китапханә хезмәткәрләре - Поп һәм аның ялчысы Балда турындагы әкиятләр буенча уен – викториналар үткәрделәр. Район мәдәният йорты артистлары тычкан маҗаралары турында курчак театрын күрсәттеләр. Спектакльдән соң уйнарга теләүчеләр өчен спорт мәктәбе тарафыннан батут урнаштырылды. Рәсем сәнгатендә иҗат сәләтләрен сынап карыйсы килгән балалар мольбертларда Пушкин геройларын ясадылар (БСМ). Әлбәттә, Александр Сергеевичның туган көнендә сәхнәдән аның балачагы, лицейда уку еллары һәм безгә калдырган зур мәдәни мирасы турында сөйләнде.

Россиядә Пушкин көне ел саен лирик рухта уза. Олылар гына түгел, балалар да Пушкинны белә, аның искиткеч әсәрләрен укый һәм ул калдырган әдәби мирасны саклый, димәк, Пушкин халык күңелендә бүген дә яши бирә. 6 июнь көнне үткән чара да классигыбызга һәм аның бөек иҗатына мәхәббәт белән сугарылган иде.

 «Пушкинны укыгыз һәм сез үз сорауларыгызга җаваплар таба алырсыз Һәм укый башласагыз, Пушкиннан башларга кирәк», - диделәр балаларга алып баручылар.

Бәйрәм алдыннан, 31 майдан 4 июньгә кадәр, мәгариф бүлеге тарафыннан ел саен үткәрелә торган Халыкара рус теле көненә багышланган шигырь сөйләүчеләр конкурсы үткәрелде. Конкурс өч номинация буенча онлайн узды. Бәйрәм көнне конкурста җиңүчеләр һәм призерлар сәхнәдән үзләренә җиңү китергән шигырьләрне сөйләделәр, ә аннан соң район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.Л. Еронтьев аларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырды. Башлангыч сыйныф укучылары арасында «Пушкинның шигырьләре - рус телендә» дигән номинациядә Екатерина Бистәсе мәктәбенең өченче сыйныф укучысы Екатерина Хорькова җиңгән, 2 урынны – Петропавел мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Алинә Насыйбуллина яулаган, 3 урын - шул ук мәктәпнең беренче сыйныф укучысы Ульяна Суворовада. 5-8 сыйныф укучылары арасында Пушкин шигырьләрен иң яхшы укучы дип Яңа Чишмә гимназиясенең 6 сыйныф укучысы Богдана Синявина танылган, 2 урынны – гимназиянең алтынчы сыйныф укучысы Илья Сорокин алган. Өлкән сыйныф укучылары арасында шулай ук гимназиядә белем алучы 10 сыйныф укучысы Раил Харисов җиңүче булган. «Пушкинның шигырьләре- татар телендә» номинациясендә беренче урын гимназиянең 7 сыйныф укучысы Илүзә Шакирҗановага бирелгән. Паркта Пушкин бәйрәме иҗат атмосферасында узды. Балалар әдәби викториналарда бик теләп катнаштылар, шагыйрьнең иҗатын яхшы белүләрен күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев