Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә - кош-корт базары

Һәр сишәмбе Яңа Чишмәдә йорт кош-кортлары сату ярминкәсе оештырыла.

11 апрельдә дә ярминкә булды: бу көнне, үткән ярминкәдәге кебек, авыл халкына Самара һәм Ульян өлкәләреннән китерелгән яшь тавыклар һәм әтәчләр тәкъдим ителде.
Күрше Акъяр авылыннан да сатучылар килгән иде. Бәяләре дә элеккегечә калган: 250 сумнан 270 сумга чаклы (тавыкларның токымына карап). Шунда ук ярминкәгә килгәндә юлда салган күкәйләр дә сатылды. Димәк, ул диетик күкәй.
Гайрәтле әтәч 400 сум, "фабрика"дан килгән тынычы 350 сум тора.
Кош-корт өчен килограммы 23-25 сумнан төрле катнаш азыклар тәкъдим ителде. Бройлер чебешләре өчен азыкның килограммы 35 сум тора иде. Тик сатып алучылар күп түгел: әллә яңачишмәлеләр көннәр җылыта төшсен, әллә инде бәяләре төшә төшсен дип көтәләр. Ничек кенә булмасын, кош-кортка ихтыяҗ булачак. Шуңа да кош-корт базарлары әле дәвам итәчәк. Сатып алучыларга тагын каз, үрдәк, күркә бәбкәләре һ.б. да тәкъдим ителәчәк.
Лариса Федорова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев