Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә күп фатирлы йортларга капиталь ремонт бара

Быел республика программасы буенча Яңа Чишмәдә ике күпфатирлы йорт ремонтланачак

Ел саен республика программасы буенча Яңа Чишмә районында берничә күп фатирлы йорт ремонтлана. 2021 елда әлеге программа буенча Яңа Чишмәдә Чернышевский урамы буенча урнашкан 27 нче һәм Ленин урамындагы 33 нче йортлар ремонтланачак.

Йортларны капиталь ремонтлау буенча конкурста «Блокстрой» җәмгыяте җиңгән (җитәкчесе Евгений Клюев). Капиталь ремонтка республика бюджетыннан 4,5 млн. сумга якын акча бүлеп бирелә (йортларның икесенә дә).

Чернышевский урамы буенча урнашкан 27 нче номерлы йортны ремонтлау инде бер айдан артык бара, анда Николай Глухов җитәкчелегендәге Нурлаттан килгән төзүчеләр бригадасы эшли. Ремонт барышында алар йортның тышкы ягын минераль мамык белән җылыталар, декоратив штукатурлыйлар һәм буйыйлар (бик матур килеп чыга).

Шулай ук капиталь ремонтка балконнарны, агач тәрәзә рамнарын, кәрнизләр һәм газ торбаларын буяу да керә.

Егетләр яшь булсалар да, тәҗрибәләре зур, алар мондый эштә инде берничә ел эшлиләр. Үз эшләрен сыйфатлы һәм намус белән башкарырга тырышалар.

Минем төзелеш материаллары бәяләренең (металлга - 2, такталарга - 3 тапкырга, җылыту материалларына – ким дигәндә 30-40% ка) артуы хакында бирелгән сорауга Евгений Клюев болай дип җавап бирде: «Әйе, күпмедер тоткарлык бар. Заводлар төзелеш материалларын җибәрми, бәяләр артуны көтә, ә алар көн саен диярлек үсә», - дип ассызыклады ул.

Әңгәмәбез ахырында Евгений Клюев август башында алар Чернышевский урамы буенча урнашкан 27 нче йортта, ә сентябрь урталарында Ленин урамындагы 33 нче йортта (анда шундый ук эшләр башкарылачак) капиталь ремонт эшләре төгәлләнәчәк, дип ышандырды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев