Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә һәм район авылларында бәйрәмгә карата күңел ачу чараларына анонс

Районда Яңа елга әзерлек эшләре бара. Биналарның фойеларын, тәрәзәләрен, керү төркемнәрен, урамдагы чыршылар һәм колонналарны бизәү бара, чыршылар куела, фотозоналар урнаштырыла.

Декабрь уртасыннан башлап һәм кышкы каникул дәвамында район халкына бик күп күңел ачу чаралары тәкъдим ителәчәк. Түбәндә әлеге чаралар анонсын язып үтәбез.

15 декабрьдә, кичке сәгать 6да Яңа Чишмәдә шугалак ачу тантанасы булачак. Тимераякта шуарга яратучыларны һәм чарага килгән кунакларны Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән күңелле уеннар, төрле күңел ачулар көтә.

24 декабрьдә көндезге сәгать 11дә - опекун һәм күп балалы гаиләләрдән, шулай ук сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән 265 бала өчен традицион «РИТЭК» Чыршысы оештырылачак. Чара гимназиядә, башлангыч һәм урта мәктәпләрдә, шулай ук БСМдә узачак.

25 декабрьдә районның иң яхшы 17 укучысы Казанга Татарстанның Төп яңа ел чыршысына юл тотачак.

25 декабрьдә иртәнге сәгать 8дә район үзәгенең базар мәйданчыгында - Яңа ел алды ярминкәсе узачак.

Шул ук көнне иртәнге сәгать 10да РМЙ каршындагы мәйданда район халкын Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын төгәлләүгә багышланган «Яңа Чишмәдә күңел ачу» дип исемләнгән  бәйрәм чарасы көтә.

27 декабрьдә көндезге сәгать 11дә - РМЙда райондагы 270 сәләтле бала өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме булып үтәчәк.

27 декабрьдә кичке сәгать 4тә - РМЙ каршындагы мәйданда районның Төп чыршысын ачу тантанасы булачак. Программада: театральләштерелгән тамаша, «Иң яхшы Яңа ел бизәлеше» район конкурсына йомгак ясау, бәйрәм салюты, халык өчен күңел ачу чаралары.

27 декабрьдән 30ына кадәр район мәктәпләрендә яңа ел бәйрәмнәре булып үтәчәк.

29 декабрьдән 5 гыйнварга чаклы 340 бала катнашында кышкы мәктәп яны лагерьлары эшләячәк. Кышкы каникул вакытында китапханәләр һәм мәдәният йортлары балалар өчен урамда үткәрелә торган конкурслар һәм уеннар, мультфильмнар күрсәтү, әдәби викториналар оештырачак, шулай ук Яңа ел эшләнмәләрен һәм Раштуа открыткаларын ясау, балалар рәсемнәре күргәзмәләре тәкъдим ителәчәк.

29-30 декабрьдә һәм 2 гыйнвардан 7нә кадәр көндезге сәгать 11дә мәдәният һәм ял паркында, Ленин урамындагы скверда һәм РМЙ каршындагы мәйданда «Балалар сәгате» дип исемләнгән  күңел ачу чарасы узачак. 

28 һәм 29 декабрьдә көндезге сәгать 3тә «Олимп» УСЗда Татарстанның 5 районы катнашында Кыш Бабай призына бокс буенча районара ачык турнир.

31 декабрьдә  кичке сәгать 20:00дән 22:00гә кадәр барлык АМЙларда һәм РМЙда - бәйрәм дискотекалары һәм фейерверк белән «Яңа ел серпантины» бал-маскарады булып үтәчәк.

1 гыйнварда кичке 8дә РМЙ каршындагы мәйданда «Смехом, шуткой, без забот, мы встречаем Новый год!» дигән бәйрәм чарасы.

2-7 гыйнварда 16 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр РМЙ каршындагы мәйданда балалар һәм өлкәннәр өчен бәйрәмчә күңел ачу программалары оештырыла.

4 гыйнвардан 8енә кадәр спорт мәктәбендә анда шөгыльләнүче балалар өчен ярышлар узачак: 4 гыйнварда - йөзү, 5е - бокс, 6сы - футбол, 7се - хоккей, 8е - бадминтон буенча.

5 гыйнварда көндезге сәгать 2дә РМЙ каршындагы мәйданда картинг буенча ярышлар узачак.

Бәйрәм көннәрендә спорт сөючеләр өчен «Олимп» УСЗ, «Жемчужина» бассейны, шугалак һәм «Сосновка» чаңгы базасы эшли.

8 гыйнварда кичке сәгать 5тә РМЙда АМЙ һәм РМЙ үзешчәннәре катнашында халык җырларын башкару буенча «Яңа йолдыз астында» дигән беренче Раштуа фестивале узачак.

Бәйрәм көннәрендә көндезге 12дән 23 сәгатькә кадәр РМЙдагы «Kinomax» кинозалы эшләячәк. Авылларда күчмә кино күрсәтү оештырылачак. Шулай ук кино күрсәтү буенча җайланмалар булган клубларда нәфис һәм мультипликацион фильмнар күрсәтеләчәк.

Кичке вакытта АМЙларда дискотекалар, ял кичәләре узачак, бильярд залы эшләячәк.

Исегезгә төшерәбез, барлык бәйрәм чаралары да, узган елдагы кебек үк,  Роспотребнадзорның коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча киңәшләрен үтәп уздырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев