Яңа Чишмәдә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе булып узган (фоторепортаж)
25 августта көнне мәдәният һәм ял паркында мәктәп укучыларына тантаналы рәвештә уку кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырылган.

























Хәйрия фондына 370 мең сум акча кергән, акция кысаларында районның 114 укучысына ярдәм күрсәтелгән. Тантаналы чара ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Алсу Тараханова катнашында узган, алар да шулай ук яңачишмәлеләргә – балаларга ярдәм күрсәткәннәр.
Канцелярия кирәк-яраклары тутырылган букчаларны, мәктәп формасы һәм канцелярия товарлары сатып алу өчен сертификатларны күп балалы, аз тәэмин ителгән, тәрбиягә бала алган һәм опекун гаиләләрендәге, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар (аларга дару препаратлары сатып алуга сертификатлар да тапшырылган) алган.
Тулырак язманы газетаның 27 август санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев