Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә районның төп чыршысы ачылды

Районның төп чыршысын ачу тантанасында конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләделәр

25 декабрьдә Яңа Чишмәдә РМЙ каршындагы мәйданда тантаналы шартларда районның төп чыршысы ачылды.

Быел РМЙ каршындагы мәйдан матурайды анда күп кенә боздан ясалган сыннар пәйда булды, кичләрен алар төрле төстәге утлар белән балкый, йөзләгән гирляндалар белән бизәлгән төп чыршы да бик матур күренә.

Бәйрәм Кыш бабай һәм Кар кызы котлавыннан башланып китте. Аннан соң  балалар  мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән театральләштерелгән әкияти тамашаны карадылар.

Аннары район башлыгы Вячеслав Козлов мәйданга җыелучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

- Коронавирус пандемиясенә һәм икътисадның кимүенә карамастан, район буенча ел нәтиҗәләре начар түгел, - дип билгеләп үтте ул. – Сезнең хезмәтегез, районыбызны яратуыгыз һәм аңа тугры калуыгыз өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Район халкын якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм, нык сәламәтлек, муллык, иминлек һәм барлык яңа ел теләкләренең чынга ашуын телим.

 Көчле алкышлар астында район башлыгы, коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә зур өлеш керткәннәре өчен, РҮХ табиблары һәм шәфкать туташлары: Равил Алукаев, Максим Конанеров, Ирина Кәбирова һәм Юлия Строгоноваларга «ТАССР оешуга 100 ел» истәлек билгеләрен тапшырды.

Шундый ук билгеләргә районның атказанган педагоглары Минзифа Сабирова һәм Татьяна Сыровалар да лаек булды.

Аннан соң иң яхшы Яңа ел бизәлеше смотр-конкурсына йомгак ясалды. Призерларга акчалата сертификатларны Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсаховлар тапшырды.

Авыл җирлекләре арасында Шахмай АҖ беренче урында, быел анда мәдәни-күңел ачу мәйданчыгы бик матур итеп бизәлгән. Икенче урында - Петропавел һәм Чабаксар АҖ, өченчедә – Архангел һәм Екатерина авыл җирлекләре.

Мәгариф учреждениеләре арасында җиңүчеләр икәү – Яңа Чишмә «Алтын ачкыч» балалар бакчасы һәм Черемухово мәктәбе, икенче урында – Яңа Чишмә гимназиясе һәм Черемуховодагы «Каенкай» балалар бакчасы, өченчедә – Акъяр башлангыч мәктәп-балалар бакчасы, Ленинодагы «Ләйсән» балалар бакчасы һәм Яңа Чишмә урта мәктәбе.

Район үзәге учреждениеләре арасында беренче урында – ТР казначылыгының Яңа Чишмә бүлеге һәм финпалата, икенчедә - «Алексеевскдорстрой» ААҖнең Яңа Чишмә филиалы һәм Яңа Чишмә РЭЧ, өченчедә - ЭЭБ һәм «Яңа Чишмә ТКХ» ҖЧҖ.

Эшмәкәрләр арасында беренче урын Надежда Панфиловага («Надежда» кибете, Горшково авылы), икенче урын Рәмзия Хисаметдиновага («Азык -төлек» кибете, Чертуш авылы), өченче урын – Фәридә Мортазина («Акбүре» кибете, Акбүре авылы), Лидия Добрынина («Марина» кибете, Яңа Чишмә авылы), Владимир Минаев («Реальный» кибете, Яңа Чишмә авылы) һәм Гөлнара Таһироваларга («Гөлнара» кибете, Тубылгы Тау авылы) бирелде.

«Йорт хуҗалыгын иң матур бизәү» конкурсы да күркәм традициягә әверелде. Беренче урында Шахмай авылыннан Ризвановлар, икенче урында – Чертуштан Җиһангировлар һәм Шахмайдан Шәйхетдиновлар, өченчедә – Чертуштан Газизовлар һәм Яңа Чишмәдән Стариковлар.

Бүләкләү тантанасыннан соң  бәйрәм салюты булды, ә мәйданда әйлән-бәйлән һәм бәйрәм күңел ачулары дәвам итте.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев