Яңа Чишмәдә тагын бер исерек шофер җәзага тартылган
Ленинода яшәүче бер шоферга штраф салынган һәм ул ел ярымга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.
2022 елның 9 гыйнварында, иртәнге сәгать җиделәр тирәсендә Ленино авылында яшәүче 33 яшьлек гр. В. «Скания» машинасы белән идарә иткән һәм ЮХИДИ инспекторының исереклеккә медицина тикшерүен узу турындагы таләпләрен үтәмәгән. Аңа административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән.
Машина йөртүче судка килмәгән, эшне аның катнашыннан башка гына карауны сораган һәм гаепне тануы турында хәбәр иткән.
Яңа Чишмә суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән гр. В. РФ КоАПның 12.26 ст. 1 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип танылган, аңа 1 ел һәм 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләнгән.
Карар 2022 елның 29 мартында үз көченә кергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев