Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә үткән Совет утырышында балаларның ялы һәм сәламәтләндерү мәсьәләләре каралды

Яңа Чишмә муниципаль район Советының 24 нче утырышында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру мәсьәләләре каралды. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова катнашты.

Балаларның һәм яшүсмерләрнең ялын, сәламәтләндерүен һәм мәшгульлеген оештыру турында Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек начальнигы Марина Магомедова сөйләде.

- Районда барлык ял төрләрендә 900ләп бала колачланган, - дип билгеләп үтте ул. - Балаларның ялына һәм сәламәтләндерүгә 4,5 млн. сум тирәсе акча бүлеп бирелгән. Мәктәп яны лагерьларында 319 бала ял итте, «Аҗаган» лагерында - Яңа Чишмә районыннан 23 яшүсмер хәрби-кыр җыеннарында катнашты. «Галактика балалары» палаткалы лагерында безнең һәм күрше районнардан 34 яшүсмер ял итте.

Хәзер яңартылган «Факел» балалар сәламәтләндерү лагеры уңышлы эш алып бара, анда җәй буена 200дән артык бала ял итәчәк. Өч атналык ял итү бәясе - 2700 сумнан аз гына артыграк. Шунысы куанычлы, Россиядә 22 майдан 15 июньгә кадәр ата-аналар тарафыннан юллама өчен түләнгән акчаларның 50% ын компенсацияләү программасы гамәлдә иде. Бу программа буенча лагерьга 116 юллама сатылган.

Безнең лагерьлардан тыш, балалар Татарстан һәм Россиянең башка сәламәтләндерү лагерьларында да (Кырымда) ял итәчәк.

Аннары Совет утырышында районда мәгарифне үстерү комплекслы программасын гамәлгә ашыруның барышы турында мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Александр Улитин чыгыш ясады.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Габетдинов Яңа Чишмә районы территориясендә юл хәрәкәте иминлеген арттыру программасын тормышка ашыруның барышы турында мәгълүмат бирде.

Тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Депутатлар шулай ук кайбер норматив-хокукый актларга үзгәрешләр керттеләр.

Утырыш ахырында бүләкләү тантанасы булды. Халык сәламәтлеген саклау эшендә күрсәткән хезмәтләре өчен район үзәк хастаханәсенең табиб-стоматологы Алсу Фазлыевага «ТРның атказанган табибы» дигән мактаулы исем бирелде.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүе өчен «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасының баш мөхәррире Азат Мусин район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

ТР ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның республика фестивале лауреаты дипломнары белән БСМ укытучысы Светлана Пьянзина, Ленино авылының «Околица» халык вокаль төркеме җитәкчесе Алексей Демидов һәм район ветераннар Советы рәисе Александр Скоковлар бүләкләнде.

Бүләкләрне Вячеслав Козлов һәм Алсу Тарханова тапшырды. 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев