Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә төзекләндерү буенча икеайлык башлана

1 апрельдән 31 майга кадәр районда территорияләрне төзекләндерү буенча икеайлык узачак.

Күркәм традиция буенча ел саен апрель-май айларында район торак пунктлары территорияләрен төзекләндерү һәм санитар чистарту буенча икеайлык үткәрелә.

17 мартта район башкарма комитеты 2022 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр төзекләндерү буенча икеайлык үткәрү турында карар кабул итте. Бу чорга чараларның җентекле планы төзелде, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов җитәкчелегендә оператив штаб булдырылды.

Чаралар планы буенча территорияләрне, паркларны һәм скверларны, юлларны һәм юл кырыйларын, урман посадкаларын, сулыкларны һәм чишмәләрне, җитештерү базаларын җыештыру һәм чистарту, яшелләндерү һәм агачлар утырту, биналарның фасадларын ремонтлау һәм буяу, юлларны төзекләндерү, зиратларны чистарту, чәчәк түтәлләре ясау, санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү һ. б. буенча зур эшләр планлаштырылган.

22 апрельдә һәм 13 майда өмәләр үткәрү, шулай ук атна саен административ биналар янындагы территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү планлаштырыла.

Ринат Фәсахов җитәкчелегендәге район штабы икеайлык барышын контрольдә тотачак һәм координацияләячәк.

Икеайлык барышында районның административ комиссиясе даими рейдлар үткәрәчәк, санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү барышын мониторинглау өчен мәктәп экопатрульләре җәлеп ителәчәк. Җирлекләр территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен һәм калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозган очракларда штраф санкцияләре каралган.

«Яңа Чишмә ТКХ» МУП һәм «Гринта» ҖЧҖгә чүп-чарны оператив рәвештә чыгару буенча махсус техниканың нәтиҗәле эшен оештыру, контейнер мәйданчыкларын чисталыкта тоту йөкләнгән.  Шулай ук без, район халкы да, коммуналчыларның хезмәтен хөрмәт итәргә, контейнерлар янына чүп-чар тутырылган пакетларны ташламаска тиеш.

Кече ватаныбыз өчен җаваплылык, иң элек бергәләп аны ямьлерәк һәм уңайлырак итүгә омтылуда да чагыла. Бердәм булып эшкә тотынсак кына без урамыбызны, авылны чиста һәм  төзек итә алачакбыз. Район халкы да булачак икеайлыкка актив кушылыр һәм районыбызны төзекләндерүгә үз өлешләрен кертерләр, дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев