Яңа Чишмәдә «Уйнагыз, гармуннар!» конкурсы җиңүчесенә телевизор тапшырачаклар
Яңа Чишмәдә «Уйнагыз гармуннар, яңгырасын такмаклар!» конкурсы җиңүчесе бүләккә телевизор алачак.
«Май чабу» традицион халык бәйрәменең иганәчеләре «Уйнагыз гармуннар, яңгырасын такмаклар!» конкурсында җиңүчегә бик яхшы бүләк әзерләгәннәр.
Җиңүче приз сыйфатында телевизор алачак.
Без район халкын, 14 мартта, Яңа Чишмә авылында иртәнге сәгать 10.00да булып үтәчәк «Май чабу» (кышны озату) бәйрәмендә узачак гармунчылар конкурсында катнашырга чакырабыз.
Үткәрү урыны: Урама (Объездная) урамы артындагы болын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев