Яңа Чишмәдә ведомствоара комиссия утырышы булган
...
2021 елның 21 апрелендә ВКС режимында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашында 2021 елның 1 кварталы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булган.
Комиссия эшендә шулай ук Яңа Чишмә муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов, башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Луиза Исхакова, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы Александр Панов, Яңа Чишмә муниципаль районы Эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Григорий Шишкин, шулай ук районның ведомство хезмәтләре, оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашткан.
Утырышта «Алкоторг» ҖЧҖ һәм «Белый Кремль» сыра кайнату заводы сәүдә вәкилләре катнашкан.
Комиссия тарафыннан Яңа Чишмә муниципаль районы территориясендә алкогольле продукция сатуга кагылышлы мәсьәләләр каралган:
- Алдагы утырыш карарларының үтәлеше турында фикер алышу;
- 2021 елның 1 кварталы йомгаклары буенча Яңа Чишмә районы буенча алкогольле продукцияне сатуга анализ, сәүдә объектларында алкогольле продукцияне сатуның кимү сәбәпләре;
- Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органының 2021 елның 1 кварталында контроль-инспекция эшчәнлеге нәтиҗәләре;
- «Татспиртпром» АҖнең «Белый Кремль» сыра кайнату заводы сырасын сату;
- Яңа Чишмә районы буенча ЭЭМнең район бүлеге эше нәтиҗәләре;
- Яңа Чишмә муниципаль район башлыгы тарафыннан МВК утырышына йомгак ясау.
Комиссия утырышы барышында Татарстан Республикасында алкогольле продукцияне ваклап сату җирле базарларындагы вазгыятьне бәяләү индикаторлары җентекләп каралган һәм алга таба эшләү өчен бурычлар билгеләнгән.
Бу юнәлештә эш дәвам итә.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев