Яңа Чишмәдә ведомствоара комиссия утырышы булган
26 августта Яңа Чишмә районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча комиссия утырышында 2021 елның 7 айдагы нәтиҗәләр турында фикер алыштылар.
Комиссия эшендә район башлыгы Вячеслав Козлов, башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Луиза Исхакова, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль бүлеге начальнигы Александр Панов, Яңа Чишмә районының ЭЭБ начальнигы урынбасары Григорий Шишкин, ведомство хезмәтләре, оешма һәм предприятиеләр җитәкчеләре, районның АҖ башлыклары, шулай ук республика территориясендә алкогольле продукцияне сатуны тәэмин итүче танылган маркалы компанияләр вәкилләре катнашты.
Агымдагы елның 7 ай нәтиҗәләре буенча түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- алкогольле продукцияне ваклап сату буенча җирле базарлардагы хәл күрсәткечләре рейтингы;
- алкогольле продукцияне сатуга анализ һәм сатуның кимү сәбәпләре;
- Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органының контроль-инспекция эшчәнлеге нәтиҗәләре;
- Яңа Чишмә районы буенча ЭЭМ бүлегенең эш нәтиҗәләре;
- Татарстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукциянең яңа төрләрен тәкъдир итү;
- район башлыгы тарафыннан ведомствоара комиссия утырышына йомгак ясау.
Утырыш барышында Татарстан Республикасында алкогольле продукцияне ваклап сату базарларындагы вазгыять бәяләнде һәм алга таба бу өлкәдә эшләү өчен бурычлар билгеләнде.
Бу юнәлештә эш дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев