Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә Яңа ел чыршысын ачу

29 декабрьдә РМЙ каршындагы мәйданда районның төп чыршысын ачу тантанасы булды. Кичке караңгылыкта районның төп чыршысы бигрәк тә матур күренә. Янәшәсендә кардан әвәләнгән, боздан ясалган күп санлы сыннар урнашкан, чыршы янында ук мәһабәт Кыш бабай белән Кар кызы "сәламли", төсле гирляндалар бәйрәм атмосферасы тудырып, әкият шәһәрчегенә тартып тора. Төп чыршыны...

29 декабрьдә РМЙ каршындагы мәйданда районның төп чыршысын ачу тантанасы булды.

Кичке караңгылыкта районның төп чыршысы бигрәк тә матур күренә. Янәшәсендә кардан әвәләнгән, боздан ясалган күп санлы сыннар урнашкан, чыршы янында ук мәһабәт Кыш бабай белән Кар кызы "сәламли", төсле гирляндалар бәйрәм атмосферасы тудырып, әкият шәһәрчегенә тартып тора.

Төп чыршыны ачу тантанасы әкият персонажлары катнашында сәхнәләштерелгән тамаша, Кыш бабай һәм Кар кызының котлаулары белән башланып, яңа ел җырлары белән дәвам итте.

Җыелган халыкны район башлыгы Вячеслав Козлов туасы Яңа ел белән җылы котлап, һәммәсенә ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, иминлек теләде.

Яңа елга учреҗдениеләрне яхшы итеп бизәүгә игълан ителгән смотр-конкурска йомгак ясалды. Үз номинациясендә Яңа Чишмә РҮХ 1 урынны яулады, КМС заводы - 2 нче, эл.челтәрләре, "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы редакциясе, Мәшгульлек үзәге, РЭЭБ, прокуратура, райгаз, "Энергосбыт", ТР казначылыгы белән бергә финанс-бюджет палатасы һәм Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы 3 нче урынны бүлештеләр.

Авыл җирлекләре арасында Чабаксар АҖ башкарма комитеты 1 урында, Зирекле һәм Акъяр АҖ башкарма комитетлары - 2 нче, Тубылгытау АҖ башкарма комитетына 3 нче урын бирелде.

Сәүдә предприятиеләре арасында эшмәкәр Надежда Панфилова 1 урынны яулады ("Надеҗда" кибете, Горшково авылы), эшмәкәр Татьяна Черняева (Ленино авылы) һәм Гөлнара Таһирова (Тубылгы Тау авылы) - 2 нче урында, Алексей Трондин (Ленино авылы) һәм Людмила Арбузова (Ленино авылы) - 3 урында.

Мәгариф бүлеге учреждениеләре арасында Яңа Чишмә һәм Черемухово урта мәктәпләре һәм Яңа Чишмә "Ландыш" балалар бакчасына 1 урын бирелде, Яңа Чишмә гимназиясе һәм Яңа Иванаево башлангыч мәктәп-балалар бакчасы - икенче урында, Акбүре һәм Красный Октябрь мәктәбе һәм Чертуш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы - өченче урында.

Район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов җиңүчеләрнең һәммәсен дә котлап, акча сертификатлары тапшырды.

Бәйрәм фейерверкыннан соң лотерея уйнатылды. Төп призны - телевизор - яңачишмәле ИнсаФ Зарипов отты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X