Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә «Җәяүле» дип аталган профилактик чара башланды

Агымдагы елның 5 ае эчендә Татарстан юлларында юл-транспорт һәлакәтендә 25 җәяүленең гомере өзелгән.

Җәяүлеләрне бәрдерүнең иң күп очраклары тәүлекнең караңгы вакытына туры килә, күпчелек очракта бу киемдә яктылык кайтаручы элементлар булмау белән бәйле.
Яңа Чишмә ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция капитаны Евгений Михайлов «2022 елның 13-22 июнендә Яңа Чишмә районы территориясендә җәяүлеләр катнашында юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан ведомствоара «Җәяүле» профилактик чарасы үткәрелүе турында хәбәр итә.
«Әлеге чара кысаларында ЮХИ инспекторлары җәяүлеләргә юл хәрәкәтендә өстенлек бирмәү, тиешле булмаган урыннарда җәяүлеләр тарафыннан юл аша чыгу һәм светофорда кызыл ут булганда хәрәкәт итү, торак пунктлардан читтә тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләр тарафыннан яктылык кайтаручы элементларны кулланмау белән бәйле хокук бозуларны профилактикалау эшен көчәйтте. 
Шулай ук урам-юл челтәрләрен карап тоту кагыйдәләрен үтәүгә, юл кырыйларының торышына аерым игътибар бирелә, тротуарларны һәм җәяүлеләр юлларын, җәяүлеләр өчен киртәләрнең төзеклеген, ясалма яктырткычларның тиешенчә эшләвен (бигрәк тә җәяүлеләр кичүе янында) тәэмин итүне контрольдә тоту көчәйтелде.
Юл-патруль хезмәте нарядлары торак пунктлардан читтә һәм кешеләр күпләп җыела торган урыннарда патрульлек итү маршрутларында булганда яктылык кайтаручы элементларны куллану кирәклеге турында аңлату эшләре алып бара.
Чаралар транспорт, юл хезмәтләре, мәгариф бүлеге, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ һәм район газетасы редакциясе белән берлектә үткәрелә», - дип билгеләп үтте Евгений Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев