Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә ясалган полимер крошканы Мәскәү өлкәсенә һәм Башкортостан Республикасына саталар

Эшмәкәрләр полиэтилен тармагы буенча республикадагы коллегалары белән уңышлы көндәшлек итә.

- Бу - ваклау станогы. Анда баштан «ледник»лар төялә, ә соңыннан агломерат - полиэтилен крошка килеп чыга, - дип сөйли безгә Айнур Гарифуллин.

Аның предприятиесе, БОСФОР ҖЧҖ белән берлектә, полимерлар эшкәртү буенча 2 нче муниципаль дәрәҗәдәге Яңа Чишмә сәнәгать мәйданчыгының резиденты булып тора. Район башлыгы Вячеслав Козлов кичә Айнур белән очрашкан һәм производствоның ничек эшләве турында кызыксынган.

Эшмәкәрләр куллана торган төп чимал - полиэтилен пакетлар, төрле пластик эшләнмәләр.

Крошканы «натураль» рәвештә сатып була, шулай ук аннан полиэтилен пакетлар, күп катламлы пленкалар да җитештереп була. Аларның ваклап сату бәясе кайбер супермаркетларга караганда түбәнрәк килеп чыга.  

Хәзергесе вакытта резидентларның производствосы 2022 елның ахырына кадәр эш белән тәэмин ителгән - Мәскәү өлкәсе һәм Башкортостан Республикасы предприятиеләре әлеге крошканы сатып алу турында килешү төзегәннәр.

Боларның барысы да предприятиенең сәнәгать мәйданчыгы резиденты буларак алган дәүләт ярдәме аркасында мөмкин булган. 2021 елда аның әйләнеше 21 миллион сумнан артык тәшкил иткән.

Чыганак: http://vk.com/novosheshminskvk?w=wall-186453674_5870

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев