Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә яшәүче берәү 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән

Яңа Чишмәдә яшәүче берәү 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.

2022 елның 4 маенда иртәнге якта Яңа Чишмә районында яшәүче 58 яшьлек гр. Г. район үзәгенең Ленин урамында исерек хәлдә LADA-210740 а/м белән идарә иткән.

"Юпитер" алкотестер белән медицина тикшерүе 0,603 миллиграмм этил спирты барлыгын күрсәткән.

Тикшерү нәтиҗәләре белән гр. Г. килешкән, эшне карап тикшерүгә җәмәгать судына килмәгән.

Яңа Чишмә суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән гр. Г.  РФ КоАПның 12.8 ст. 1 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылган, аңа 1,5 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән.

- Карар 2022 елның 21 июнендә законлы көченә керде, - дип хәбәр итте Яңа Чишмә ЮХИДИ бүлеге начальнигы Евгений Михайлов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев