Яңа Чишмәдә яшәүче берәү «болгарка» ны урлаган
Узган атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 13 хәбәр теркәлгән, бер җинаять эше кузгатылган.
Урлау
Быелгы май аеның бер көнендә Яңа Чишмәдә яшәүче исерек гр. Ш. законсыз рәвештә Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитетының мәдәният һәм ял паркында урнашкан хуҗалык блогы бинасына керә һәм халыкта «болгарка» дип йөртелгән почмакларны шомарту җиһазын урлый. Җинаять ачылган, җинаять эше кузгатылган. Зыян -2700 сум.
Исерек килеш руль артына
Бер атна эчендә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан адм.җаваплылыкка 41 машина йөртүче тартылган, шуларның берсе автомобиль белән исерек килеш идарә иткән өчен. Бу - Черемухово Бистәсендә яшәүче 50 яшьлек гр.К. Аңа 30 мең сумлык штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев