Яңа Чишмәдә яшәүче берәү машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән
Яңа Чишмәдә яшәүче бер шофер 1 ел да 7 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.
2022 елның 20 маенда кичке сәгать бишләр тирәсендә Яңа Чишмә районында яшәүче 52 яшьлек гр. Б. Объездная урамында LADA-111830 автомобиле белән исерек килеш идарә иткән.
Гр. Б. вазифаи затның исерек булуга медицина тикшерүен узу турындагы таләпләрен үтәмәгән, ягъни әлеге процедурадан баш тарткан.
Әлеге машина йөртүче эшне тикшерүгә килмәгән, аны үзенең катнашыннан башка карауны үтенгән, гаебен тулысынча таныган.
Яңа Чишмә суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән гр. Б. РФ КоАПның 12.26 ст.1 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип танылган, ул ел да 7 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм 30 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш.
- Карар 2022 елның 8 июлендә законлы көченә керде, - дип хәбәр итте Яңа Чишмә районының ЮХИДИ бүлеге начальнигы Евгений Михайлов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев