Яңа Чишмәдә яшәүче берәүне исерек килеш йөргән өчен тоткарлаганнар
Узган атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 29 хәбәр теркәлгән, бер җинаять эше кузгатылган.
Урлау
2020 елның 15 декабрендә үк Ленино авылында яшәүче гр. А һәм гр. С. исерек хәлдә төнлә үзләренең авылдашы, үзәк урамда яшәүче гр. Н.ның сараена кереп, 1160 сумлык кара металл ватыклары һәм 1000 сумлык электр дреле урлаган булганнар. Җинаять ачыкланган, урлаучыларга карата җинаять эше кузгатылган.
Исерек килеш руль артына
ЮХИДИ хезмәткәрләре 43 машина йөртүчене административ җаваплылыкка тартканнар, шуларның берсе - Яңа Чишмә районында яшәүче гр. Р. исерек килеш а/м белән идарә иткән. Аңа 30 мең сум штраф түләргә һәм, ким дигәндә, 1,5 ел автомобиль руле артына утырмаска туры киләчәк.
Атна эчендә 2 ЮТҺ теркәлгән, бер ЮТҺда кешеләр зыян күргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев