Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә яшәүче ятим балалар тиздән яңа йортларга күчәчәк

Яңа Чишмәнең «Көнбатыш» микрорайонында ятим балалар өчен дүрт йорт төзелеше тәмамланган

Хәзерге вакытта йортларга газ, су һәм электр тоташтырылган, Казанның «РСК» ҖЧҖ подрядчысы өстәмә яктырткычлар урнаштырудагы, ишекләрне куйганнан соң калган кайбер җитешсезлекләрне бетерү буенча һәм башка вак-төяк эшләрне башкара.

Шушы көннәрдә ГИСУ, ДТФ, район башкарма комитеты һәм подрядчы вәкилләре катнашында әлеге йортларны комиссион тикшерү һәм аларны хуҗаларына тапшыру көтелә.

Исегезгә төшерәбез, яңа йортларда Красный Октябрьдән апалы-сеңелле Клавдия һәм Елизавета Быковалар, Акбүредән Алик Зиннуров һәм Яңа Чишмәдән Флүзә Ильясова өй туйлары үткәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев