Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә «Язгы игелеклелек атнасы» акциясе булып узган

Игелекле эшләр игътибарсыз калмый.

Яңа Чишмәдәге «Кайгырту» ХСХКҮ коллективы туклану продуктлары, балалар әйберләре, балалар гигиенасы әйберләре, обойлар тәкъдим итеп «Язгы игелеклелек атнасы» акциясенә кушылган  райондагы битараф булмаган кешеләргә: М.Х. Садыйков, Л.Х. Мухитова, С. А. Ребров, А. М. Карпов, Р. Н. Билалов, Е. В. Конанеров, В. А. Завалишин, Л. А. Гулькова, Н. Г. Галяветдинов, А. М.Гайнатуллин,  И.И. Саидов,  И.А. Еронтьеваларга олы рәхмәтен белдерә.
Сезнең ярдәмегез белән без авыр тормыш хәлендә калган һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга 45 000 сумлык ярдәм күрсәтә алдык. Үзәк хезмәткәрләре ярдәмне Яңа Чишмә, Чуаш Чабаксары, Зирекле, Ленино, Красный Октябрь авылларында, Черемухово һәм Волчья Бистәләрендә яшәүчеләргә тапшырганнар.
Игелекле эшләр игътибарсыз калмый. Сезнең хәйриячелеккә керткән өлешегез күпләр өчен үрнәк булып тора, әлеге гамәлегез - мохтаҗларга сизелерлек ярдәм. Сез ярдәм итеп кенә калмагансыз - шатлык, өмет өләшкәнсез, игелеккә ышанычны ныгыткансыз.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек, ә иң мөһиме - сәламәтлек телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев