Яңа Чишмәдә язгы ташу көчле булырга охшаган
Районда язгы ташуга каршы комиссия булдырылган, төп чаралар исемлеге расланган.
Кышын карның күп булуы аркасында, быел язгы ташу көчле булырга охшаган. Ташу апрельнең беренче ункөнлегендә башланырга мөмкин.
Халык иминлеген, биналарның, күперләрнең, юлларның, гидротехник корылмаларның (ГТС) сакланышын тәэмин итү максатында район башкарма комитеты тарафыннан тиешле карарлар кабул ителде һәм кирәкле хезмәтләргә йөкләмәләр бирелде.
Хәзер районда язгы ташуга каршы чаралар үткәрелә. 2021 елның октябрендә буаларда су куркынычсызлык дәрәҗәсенә кадәр агызылган һәм агымдагы елның мартында да бу эш башкарылачак. 1 км-дан артык озынлыктагы елга юллары куаклардан һәм юллардагы суүткәргеч торбалар (47) да чистартылган.
Яңа Чишмә районы буенча биш торак пунктка су басу куркынычы яный (Яңа Чишмә, Петропавел һәм Архангел Бистәләре, Ленино, Әдәмсә). Бу авылларда 161 йорт куркыныч зонада урнашкан, аларда 545 кеше яши, шул исәптән 126 бала. Архангел Бистәсендә су басу зонасына шулай ук 46 метр озынлыктагы түбән күпер дә эләгә.
Районда язгы ташуга каршы комиссия оештырылды, язгы ташуга әзерләнү һәм су ташу вакытында төп чаралар исемлеге расланды. Шулай ук һәр авыл җирлегендә эш планы төзелгән, хәлләрне тикшереп тору һәм кирәк булганда кичектергесез чаралар күрү буенча җаваплы кешеләр билгеләнгән.
Районда Шушма елгасында (Яңа Чишмәдә һәм Архангел Бистәсендә) су басу куркынычы булган ике участок бар. Тиешле республика хезмәтләренә кирәк булганда шартлаткыч эшләр башкаруга заявка бирелгән.
АҖ башлыкларына һәм хуҗалык җитәкчеләренә халыкны, мал-туар һәм матди байлыкларны су баса торган территорияләрдән, бигрәк тә югарыда атап үтелгән авыл җирлекләрендә эвакуацияләү зарурлыгы туган очракта вакытлыча урнаштыру пунктлары, көймәләр һәм башка коткару чараларын әзерләү турында кайгыртырга кирәк.
Язгы ташу чорында газ, энергия, су белән тәэмин итү, күпер корылмаларының нормаль эшләвен тәэмин итү бик мөһим.
Су басу куркынычы янаган җирдә яшәүче халыкка алдан әзерләнергә кирәк.
Ашыгыч очракларда түбәндәге телефон номерлары аша мөрәҗәгать итү сорала:
1. Бердәм диспетчерлык хезмәте (ЕДДС): 2-21-54; 01; 112; 101 (кәрәзле телефоннан)
2. ЭЭМнең район бүлеге: 02; 2-26-73; 102 (кәрәзле телефоннан)
3. Ашыгыч ярдәм: 03; 103 (кәрәзле телефоннан)
4. Райгаз: 04; 104 (кәрәзле телефоннан)
5. Район башкарма комитеты: 2-20-07; 2-20-09
6. Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты: 2-22-79.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев