Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдәге Интернат йортта «Демография» илкүләм проекты уңышлы тормышка ашырыла

Өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән дәресләрне белгечләр алып бара.

Яңа Чишмәдәге Интернат йортта гамәлгә ашырылган «Демография» федераль проекты кысаларында өлкәннәрне озак вакытлы карау барышында яңа технологияләр кертелә.
Шуларның берсе - «Кулларның вак моторикасы». Өлкән яшьтә моториканы яхшырту - координацияне, игътибар һәм хәтерне үстерү ысулы гына түгел, ә организмның картаюы белән көрәшү, уңай эмоцияләр, яхшы кәеф тә.
Яңа Чишмәдәге өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Интернат-йорт белгечләре шундый дәресләрне мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм өлкәннәр белән үткәрә.
Мәсәлән, инсульт кичергән һәм язмыш җиле тарафыннан шушы интернат-йортка эләккән Зөфәр абый, тернәкләндерү белән көн саен шөгыльләнә, моңа аның теләге зур.
Бу эштә аларга ярдәм итүчеләрне монда яшәүчеләр «безнең ярдәмчеләребез» дип атыйлар.
Өлкәннәр йортында яшәүче Минзурә Якуп кызы Бикмаева алар хакында болай ди: «Без ярдәмчеләребезне бик яратабыз. Алар тормышыбызга оптимизм өсти һәм безгә яхшы кәеф бүләк итә. Безне карыйлар, үз эшләрен тырышып эшлиләр.  Мин аларга шундый авыр, әмма лаеклы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев