Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдәге Туган якны өйрәнү музеенда Ватан Геройларын искә алганнар

Туган якны өйрәнү музеенда «Пушкин картасы» программасы кысаларында 8-9 декабрьдә Ватан Геройлары көненә багышланган чаралар булып узган.

Алып баручы сөйләвеннән балалар Яңа Чишмә районыннан Советлар Союзы Геройлары: Рус.Волчья Бистәсеннән 566 нчы штурм авиация полкында очучы, лейтенант Борис Сергеевич Чекин, Петропавел Бистәсеннән капитан, батарея командиры Федор Петрович Савельевларның сугышчан батырлыклары турында ишеткәннәр.

Укучылар шулай ук Советлар Союзы Герое дигән югары исемгә тәкъдим ителгән, әмма моның урынына орден белән бүләкләнгән якташларыбызның биографияләре белән танышканнар. Бу исемнәр аз кешегә генә мәгълүм булса да, аларның батырлыклары бәхәссез. Балалар сугышчылар турында сөйләүне кызыксынып, игътибар белән тыңлаганнар, герой якташларыбызның батырлыкларын чагылдырган презентация караганнар, сорауларга җаваплар биргәннәр. Чара ахырында геройларны бер минутлык тынлык белән искә алганнар.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев