Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдән 29 бала халыкара конкурсларда һәм фестивальләрдә лауреатлар һәм дипломантлар булды

Яңа Чишмә Балалар сәнгать мәктәбендә «Сәләтле балалар» программасы ничек эшли?

«Яңа Чишмә сәнгать мәктәбендә 2020-2021 уку елында 215 бала белем алды, 99 бала район һәм халыкара дәрәҗәләрдәге 33 фестиваль һәм конкурс  дипломантлары һәм лауреатлары булды», - дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сәясәт буенча урынбасары Александр Еронтьев.
- БСМ укучылары 12 халыкара конкурста катнашты, анда 22 бала лауреат, җидесе – дипломант булды, дүрт Бөтенроссия конкурсында 12 укучы лауреат һәм бишесе дипломант, җиде республика конкурсы һәм фестивальләрендә 8 бала лауреат һәм дипломант, башка 11 конкурс чараларында 45 бала шулай ук конкурс лауреатлары булдылар.
Ел саен балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр «Созвездие – Йолдызлык» фестивале финалында катнаша һәм быел да 13-16 сентябрь көннәрендә «Шешминка» хореография ансамбле, «Родничок» вокаль ансамбле, вокалчылар: Анастасия Ерашова, Дарья Зайцева һәм Чулпан Хәйруллиналар финалга уздылар. «Шешминка» хореография ансамбле III дәрәҗә лауреат булды.
2020-2021 уку елында Балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаган 21 укучы чыгарылыш таныклыгын алды, шуларның 8е - кызыл диплом.
«Балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаучыларның кайберләре иҗади һөнәрләр сайлый: Анастасия Семенова «Аерым җырлау» белгечлеге буенча музыка бүлеген тәмамлаганнан соң, Мәскәүдәге Россия театр сәнгате институтына (ГИТИС) укырга керде;
Диана Трунова, «ИЗО» белгечлеге буенча сәнгать бүлеген тәмамлап, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетына укырга керде, Рузилә Нуртдинова да шулай ук БСМнең сәнгать бүлегеннән соң КФУның интерьер – дизайн бүлегенә укырга керде.
Алинә Минабетдинова БСМне тәмамлап Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенә «Дизайн» белгечлеге буенча укырга керде».
Агымдагы елның 26 июненнән 1 июленә кадәр Яңа Чишмә Балалар сәнгать мәктәбе укучылары - «Шешминка» хореография ансамбле бик матур һәм тарихи урында - Биләрдә ARTS BILER FORUM Халыкара яшьләр белем бирү форумында булдылар. Әлеге форумда балаларга Мәскәү һәм Казаннан килгән танылган хореографлардан 18 мастер-класста, бию лабораторияләрендә һәм хореографик куелышларда катнашу мөмкинлеге бирелде. Барлык чаралар да татар телендә узды, бу күп кенә яңа сүзләр һәм җырлар өйрәнергә мөмкинлек бирде. Форум ахырында ачык һавада «Шешминка» ансамбле катнашында финал гала-концерты булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев