Яңа Чишмәдән Анастасия Ерашова «Сандугач сайрар илем» фестивале призеры булган
Яңа Чишмә балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче Настяга 2 дәрәҗә диплом тапшырылган.
8 февральдә «Сандугач сайрар илем» XXV балалар һәм яшүсмерләр иҗаты региональ фестивале булып узган. Яңа Чишмә балалар сәнгать мәктәбе укучысы Анастасия Ерашова финал турының «Вокал. Халык җырын ялгыз башкару» номинациясендә (7-9 яшьлек балалар төркеме) икенче урынны яулаган.
Настяны һәм аның педагогы Любовь Мазманянны җиңүләре белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев