Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдән Архангел Бистәсенә кадәрге юл файдалануга тапшырылды

12 километр озынлыктагы Яңа Чишмәдән Архангел Бистәсенә кадәрге районара юл төзелеше төгәлләнде.

Юлның бу участогы дистәләрчә ел ремонтланмаган, ә чокырларны ямау эшләренең сыйфаты озакка бармаган, чөнки бу юл буенча хәрәкәт бик зур.
Моннан дүрт ел элек әлеге участокта юл төзелеше һәм капиталь ремонт башланды һәм эшләр бу елның июлендә тәмамланды.
-Төзелешкә 330 млн. сумга якын акча тотылды (билгеле булганча, яхшы юллар бик кыйммәткә төшә), - ди «Алексеевскдорстрой» ААҖнең Яңа Чишмә участогы начальнигы Динар Әхмәтшин. –Аның каравы хәзер бу юлдан йөрү бик уңайланды.
Юл төзүчеләр әлеге участокны төзекләндерделәр һәм киңәйттеләр, юлга тамга куеп, тиешле юл билгеләрен урнаштырдылар.
Черемухово Бистәсенә кадәр булган юл турындагы сорауга исә Динар Әхмәтшин, анда асфальтның беренче катламын җәю төгәлләнде, ә икенче катламы киләсе елда салыначак, дип җавап бирде. Бу максатларга финанслау каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев