Яңа Чишмәдән Иван Стариков: «Күңелең дә, гамәлең дә чиста булсын»
Максатың бар икән, аны хәл итәргә кирәк.
Иван 1963 елда гади эшче гаиләсендә туа. Әтисе ХХ партсъезд исемендәге колхозда тракторчы булып эшли. Ә колхоз нык һәм бай була, чөнки анда авыл халкының барысы да: кечесеннән алып олысына кадәр хезмәт куя (бигрәк тә урак өстендә). Иван да 12 яшеннән әтисе белән чәчүдә (тагылма машинада), урып-җыюда (ярдәмче булып) эшләгән. Сүз уңаенда, Иван әтисенең алдан күрүчәнлеге, ягъни алдан кайгыртучан кеше булуы турында сөйләп үтте: «Минем хезмәтемне әти рәсми рәвештә үз исемемә яздырган, ә бу пенсия стажын исәпләгәндә бик кирәк булачак»,- диде Иван.
Иван сигезьеллык белем ала, Чистайда токарьлыкка укый, армиягә китәр алдыннан ДОСААФ мәктәбен тәмамлап, машина йөртү хокукы (права) ала. Монголиядә хезмәт итә (авиациягә хезмәт күрсәтү буенча авторотада). Армия сафларында хезмәт иткәннән соң, туган ягына әйләнеп кайта: 1998 елга кадәр колхозда шофер һәм менә инде 23 ел янгын частендә дә шофер булып эшли.
Эше җаваплы: янгыннан зыян күрүчеләргә ярдәмнең тиз килүе, шоферга ышанып тапшырылган янгын сүндерү автомобиленең торышыннан һәм иң мөһиме - ут чолгап алган территориягә тизрәк бара торган юлны белүдән дә тора. Әмма, Иван әйтүенчә, график буенча эшләүнең өстенлекләре бар - алар өч тәүлек аша эшлиләр.
Эштән буш вакытын ул диванда ятып уздырмаган, ә үз алдына күптәнге хыялын тормышка ашырырга - җирле зират территориясен төзекләндерергә дигән максат куйган.
«Мин зиратка килсәм, фотосүрәткә карап булса да, бабам белән әбием, әти-әнием, элеккеге күршеләрем, танышларым белән күрешкән кебек булам. Зиратның ташландык хәлдә калуы, кайбер каберлекләрдә койма юклыгы, куаклар үскән урыннарны әйләнеп чыгу өчен калкулыклар аша үтүе, минем күңелемдә инде күптәннән борчу тудырды, хәтта аларның рухлары алдында да оят булып китә иде»,- дип сөйли Иван Стариков.
Туганнарының каберлекләре янына килгәндә, Иван күршедәге хуҗасыз каберлекләрне дә төзекләндерә башлый. Тик ул шул рәвешле генә зиратны тулысынча тәртипкә китерә алмавын аңлый һәм Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесенә юл кырыйларын чабучы кешеләрне җирле зират территориясендәге сукмакны да чүп үләннәреннән чабуга җибәрү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә. Шул вакыттан башлап зират бераз чистара һәм моны авыл халкы да күрә. Шуннан соң кешеләр үзләре дә мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышалар.
Ул вакытта АҖ башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән Алексей Иванов аны «контора»га чакыра һәм әлеге җирләү объектын җитәкләргә тәкъдим итә. Хәзер аның вазыйфасына төзекләндерү генә түгел, ә җирләү процессын оештыру һәм контрольдә тоту да керә.
Моннан 4 ел элек, зират территориясе караңгылыкка күмелгән, каргалар очып йөри торган шыксыз бер урын иде, чөнки аны зур агачлар һәм куаклар каплаган. Шул агачларда каргалар оялаган, ә кешеләр килү белән аларның каркылдавы күңелләргә шом салган. Сүз уңаенда, алар кабер ташларын нык пычратканнар. Ә аларның барысын да ничек чистартып бетерәсең?
Бүген исә Яңа Чишмә зираты, кешенең соңгы сыену урыны буларак, елның теләсә кайсы вакытында да чиста һәм якты. Яхшы хуҗаның барысы да тәртиптә булган кебек, Иванның да һәр нәрсә үз урынында: зират территориясендә кирәкле инструментларны саклау өчен хуҗалык блогы, эшчеләргә ял итү һәм өсне алыштырү өчен бина, су өчен зур гына савыт (кулларны юу, чәчәкләргә су сибү өчен) бар. Акрынлап зират территориясендәге коймаларны алыштыру эше дә алып барыла.
«Балалар бакчалары һәм райгаз хезмәткәрләре, янгын часте буенча хезмәттәшләр авылны төзекләндерү эшендә даими ярдәмчеләр булып торалар, Сергей Миронов һәм Андрей Котовлар исә матди ярдәм күрсәтә, ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәндә Евгений Козлов та нык булыша. Хәтта санап та тормыйм, берәресен онытып калдырырмын, дип куркам. Яхшы нәрсә тиз онытыла шул, ә начары күңелдә тора, каберлекләрдә коймаларның, чәчәк чүлмәкләренең юкка чыгуы йөрәккә таш булып ята»,- ди Иван.
Шул ук вакытта ул ерак яшәгән якташларына мөрәҗәгать итә:
«Туганнарыгызның каберлекләрен җиһазландыру зарурлыгы килеп туган очракта, бу эшне бары тик ышанычлы кешеләргә тапшыруыгызны үтенәм. Югыйсә, сезнең акчаларыгыз юкка чыгарга, ә шул ук койманы (сатып алыр урынына) башка зираттан урлап китереп тә куярга мөмкиннәр»,-ди ул.
Иван үзе беркайчан да чит кеше әйберенә кызыкмаган, ул: «Әгәр акча кирәк икән – эшләп тап! », дигән принцип буенча яши. Аның актив иҗтимагый эше үз кесәсеннән дә финанс кертемнәрне таләп итә, тик ул үзе әйткәнчә, гаиләне үпкәләтми, хезмәт хакы - хатынына, ә башка мәсьәләләрне хәл итәр өчен - өстәмә эш бар.
Буш вакытында ул таксида эшли. Үзмәшгуль буларак теркәлгән. Һәм бу эшчәнлек аңа шактый файда китерә икән. Ул кешеләр белән аралашканда, нәрсәгә дә булса өйрәнәм, кирәкле мәгълүмат алам һәм, әлбәттә, акча да керә, ди. Күп түгел, әмма игелекле максатына ирешү өчен җитә.
«Мин әле балык тотарга да яратам, тик, дөресен генә әйткәндә, бу шөгылем өчен вакыт җитми, оныклар белән дә мавыгам, алар әлегә өчәү. Балалар белән һәр очрашу – бәйрәмгә тиң. Ә бәйрәмнәрдә инде мин рәхәтләнеп гармунда уйныйм. Гармун - ул бит күңел рәхәте.
Ә Пасха алды көннәрендә күңел ачулардан баш тартып, өйләрен, ишегалларын чистартып юу эше белән мәшгүль христианнар зиратны җыештыру зарурлыгы турында да онытмаска тиеш. Мәрхүмнәрне искә алу көне якынлаша. Радоница. Бу көн быел 11 майга туры киләчәк.
Әмма җыештыру эшләрен бүген үк башларга мөмкин һәм Иван Стариковның җыеп алган чүп-чарларны контейнерларга тутыру үтенече актуаль булып кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев